Fändäs Safiullin belän xuşlaşu / Фәндәс Сафиуллин соңгы юлга озатылды

11 октябрьдә Казанда танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан парламентының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озаттылар.

Мәрҗәни мәчете ишегалдында оештырылган җәназа мирасимендә мәрхүм белән хушлашырга Татарстан парламенты рәисе, Язучылар берлеге рәисе, депутатлар, язучылар, журалистлар, татар зыялылары катнашты.

Сәгатьтән артык барган хушлашудан соң мәрхүм, Казанның Курган зиратына җирләнде.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин 10 октябрьдә Казан хастаханәләренең берсендә вафат булды. Узган атнада аның коронавирус авыруы аркасында хастаханәгә салынуы билгеле булган иде.