Azatlıq köräşe tarixında üz êzen qaldırğan şäxes Fändäs Safiullin
Tanılğan cämäğät êşleklese Fändäs Safiullin belän xuşlaşu

Fotosürät Fäwziyä Bäyrämova arxivınnan alındı
11 октябрьдә Казанда танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан парламентының элеккеге халык ышанычлысы (депутаты) Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озаттылар (видеоязма).
Мәрҗәни мәчете ишегалдында оештырылган җәназа мирасимендә мәрхүм белән хушлашырга Татарстан парламенты рәисе, Язучылар берлеге рәисе, депутатлар, язучылар, журалистлар, татар зыялылары катнашты.
Сәгатьтән артык барган хушлашудан соң мәрхүм, Казанның Курган зиратына җирләнде.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин 10 октябрьдә Казан хастаханәләренең берсендә вафат булды. Узган атнада аның коронавирус авыруы аркасында хастаханәгә салынуы билгеле булган иде.
----------
Tatarstannıñ möstäqillek deklaraśiyäse häm azatlıq köräşe tarixında üz êzen qaldırğan tanılğan cämäğät êşleklese Fändäs Safiullin belän xuşlaşu mirasimennän yazdırıp alınğan videoyazmada Tatarstannıñ xalıq şağire Razil Wäliyev häm akademik İndus Tahirov märxüm belän sawbullaşa.