Törkiyä Tatarstanğa tatarlarğa qağılışlı arxiv materialların tapşırdı

Tatarstan xäbärläre / Казанда һәм Татарстанда булган татар дөньясына кагылышлы хәбәрләр

1711668
Törkiyä Tatarstanğa tatarlarğa qağılışlı arxiv materialların tapşırdı

ТӨРКИЯ AШA ТAТAРCТAН ҺӘМ ДӨНЬЯ XӘБӘРЛӘРE / TÖRKİYÄ AŞA TATARSTAN HÄM DÖN'YA XÄBÄRLÄRE 28.09.2021 PODKAST

Fotosürät tatarstan.ru säxifäsennän alındı

Төркия Дәүләт архивы идарәсе җитәкчесе Татарстанда

Узган атна ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт йортында Төркия Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт архивы идарәсе җитәкчесе Угур Унал белән очрашты.

«Тарихи документларны, архив кулъязмаларын саклау һәм цифрлаштыру, шул исәптән дәүләт архивларының эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар», — диелә республика Президентының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Угур Унал Татарстанның архив идарәсенә татар халкы тарихы турында Россиядә аналогы булмаган документлар тапшырды.

Татарстан президенты Төркия хезмәттәшләренә татар халкы тарихына игътибарлары һәм хезмәттәшлекләре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Милли китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татар китабының глобаль дөньясы» дигән күргәзмә ачылуын әйтте. Экспозициядә сирәк китаплар һәм кулъязмалар тәкъдим ителгән, дип яза татар-информ мәгълумат агентлыгы.

 

Милләт җыены

Узган атна ахырында Камал театрында илнең 64 төбәгеннән, 12 чил илдән 500 милләттәшебез Бөтенроссия халык санын алу алдыннан Милләт җыенында очрашты.

Җыенда сөйләгән һәр докладчының чыгышыннан җанисәпкә бәйле борчылуларын, татарлыкны саклап калуга ялкынлы өндәүләрен күңел дәфтәренә салып куярлык иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җыенга килгән татарларга зур рәхмәтен җиткерде. «Нәрсә генә килеп чыкса да, җыелабыз, киңәшәбез, алга таба ничек барабыз дип сөйләшәбез», — диде.

— Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр — бу мәсьәләләр барысы да борчый. Республика күләмендә бу эшне оештырырга ресурслар бар. Татарның өчтән бере генә Татарстанда яши. Сезнең ярдәм булмаса, бу эшне алып барып булмый. Бүген сезгә таянабыз. Киләчәктә дә таянып эшләрбез. Быел җанисәп көтә. Татарлар саны буенча эшләргә кирәк, — диде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алу алдыннан безгә бердәмлек кирәклеген искәртте.

— Бердәм булмасак, без, татарлар, нәрсәгә омтылсак та, кыйблабыз булмас иде, — диде.

Дәүләт Киңәшчесе татар һәм башкорт мөнәсәбәтләренә дә тукталды.

— Безгә Мостай Кәримнең әйткәне булды: татар белән башкорт — бер кошның ике канаты. Ул төгәл әйтте, аның белән бәхәсләшәсе дә юк. Ике канат бертөрле какмаска да мөмкин. Тирәнрәк уйларга кирәк барыбызга да. Халкыбыз бер диндә, телләребез якын. Безгә бердәмлек кирәк. Башкорт белән татар үзенчәлекләре, нечкәлекләрен белергә кирәк. Күрше, тугандаш халыклар без, уртак тел табып эшләргә кирәк. Кулыбыздан эш килә, тагын да матур итеп эшләргә кирәк. «Менә без нинди көчле халык» дип күрсәтергә кирәк», — диде ул.

Минтимер Шәймиев фикеренчә, «үзара бүләсе әйберләрне эзләргә кирәкми». «Тарихта эзнең нинди икәне билгеле инде. Әгәр тату итеп, уртак тел табып эшләсәк, дәрәҗәбезне күтәрәчәкбез, эшләмәсәк, сөенүчеләр күп булачак», — дип ассызыклады.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, башкортлар санын арттыру татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Кайвакыт бу тема тирәсендә әрле-бирле йөреп, турысын әйтергә җөрьәт итмәүчеләрне ишетергә туры килә иде. Ркаил Зәйдулла чыгышы шуның капма-каршысы булды: йөзгә бәреп «чәпү».

— Безнең милли бөтенлегебезгә бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итүчеләр дә бар. Ничек кенә авыр булмасын, күрше Башкортстанда татар халкын бүлгәләргә маташучы аерым бер төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Андагы кайбер… кем дияргә инде аларны? — кайнарбашлар — татар дигән халык юк, ул 1920 елда гына большевиклар тарафыннан барлыкка китерелгән ясалма милләт, дип лаф ора. Янәсе, Казан татарлары алар чукынмаган чуашлар, мишәрләр исә аерым халык, калганнары үз тамырларын оныткан башкортлар, — дип белдерде депутат.

Аның сүзләренчә, бер караганда, бернинди фәнни нигезе булмаган әлеге сүзләргә игътибар да итмәскә кирәктер. «Эт өрә, бүре йөри! — тик бит бу бәндәләр ниндидер фән кандидатлары, шул сафсата өчен эш хакы алалар. Коры энтузиазм белән генә алар берни дә майтара алмаслар иде, артларында административ ресурс торганы күренеп тора», — ди Ркаил Зәйдулла.

— Бер караганда, моның ише кешеләрнең теләге аңлашыла — алар башкорт халкының күләмен арттырырга тели. Артсыннар! Ләкин бит ул татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Сан арттыруның бер генә юлы бар. Һәм аны хәзер мәктәп укучысы да белә. Хәтта яхшы укымаса да… — диде Ркаил Зәйдулла.

Бу урында залдагылар көлешеп куйдылар. Ркаил Зәйдулла ялкынлы, кызу чыгышны тынычрак нокта белән төгәүлләүне хуп күрде. Кичә халык артисты Айдар Галимов Милли шура утырышында әйтмешли, әле бит җанисәптән соң да бергә яшисе бар.

— Без тугандаш халыклар, һәм мин ышанам, безне беркем дә үзара ызгыштыра алмас. Бу юлы да без ике мөстәкыйль халык булып әлеге сынауларны җиңеп чыгарбыз, — дип ышанычын җиткерде Ркаил Зәйдулла чыгышын тәмамлап.

 

Безне - халкыбызның саны борчый

Миләт Җыенына килгән Казахстаннан Гриф Хәйруллин чыгышы йоклап утыручыларны да уятырлык булды. Залдан алкышларның да иң күбе аңа булды кебек. Гриф әфәнде катнаш гаиләдә туган баланы татар итеп тәрбияләмәүләрен ачынып, сыкранып әйтте. Татар галиме катнаш гаиләләрнең саны чит төбәкләрдә генә түгел, Татарстан һәм Башкортстанда да күп дип саный.

Безне - халкыбызның саны борчый. XX гасырда күпме халык безнең халкыбызны куып та җитте, узып та китте. Ә без һаман 5-6 млн тирәсендә тапталабыз. Нигә шул сәбәпне үзебездән тапмыйбыз? Без халыкны үрчетәбез, үстерәбез. Әгәр берәр халыктан зуррак шәхес чыкса, шуның татар каннарын эзлибез дә, «монда татар каны ага дип» мактанабыз. Бу мактанырлыкмыни? Ул бит башка халыкның баласы. Әле без рус арасында да 500 татар фамилиясе бар дип, ничә ел мактанып йөрдек… Бу мактанырлык күренеш түгел. Шул 500 кеше үзенең нәселен, ыруын ярлылатып, башка халыкка күчкән, аның нәселләре руслашкан, дигән сүз. Ул бит милләтен ташлап киткән. Нигә аның белән мактанырга тиеш икән без? Башка халыктан килеп кергән 500 татар фамилиясен күрсәтегез. Менә мин шунда мактанырмын, — диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин фикеренчә, татар балаларына дин, тарих, татар телен, гореф-гадәтләрен өйрәтерлек һәм үз аңын ныгытырлык уку йортлары булса, халкыбызның киләчәге өметле.

— Бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алабыз, максатыбыз — кемнедер үзебездән аеру түгел, ә кушу, берләштерү. Берләшү — эчке үзгәрешләргә, уңышларга ирешүдер. Ассимиляциягә һәм демографик фаҗигагә каршы тору ысулы — мәгариф һәм мәгърифәт булуда, дип белдерде ул.

Җырчы Фирдүс Тямаев халык санын алу алдыннан бердәмлек кирәклеген әйтте.

— Без мишәрләргә, типтәрләргә бүленеп йөрергә тиеш түгел, бу дөрес түгел, үзебез дә кайвакыт шаярып алабыз, тик без татар булып калабыз. Тиздән халык санын алу чарасы, бу — зур көрәш, милләтебезнең сынавы. Халык санын алуда без татарлар алдынгы сафта булырга тиеш, — диде.

Тямаев милләтне саклап калуда өч багананы атады. «Без халыкка һәрвакыт сөйлибез: ике алтын багана бар — тел һәм дин, өченчесен дә өстәр идем — ул милли мәдәният. Бүген татар телен мәдәният саклап кала», — диде.

Ул концертлар белән илнең кайсы төбәгенә барса да, тамашачы җылы кабул итүен билгеләп узды.

— Өлкән буын, яшьләр дә бар. Без сәхнәгә чыккач, тамашачы белән татарча аралашабыз. Милли биюләр, уен коралларын күрсәтәбез, татар халык җырларын җырлыйбыз. Проблемалар күп, беренче чиратта, тел проблемасы, шулай да яшьләр безнең җырларны җырлавы зур куаныч. Татарча белмәгән яшьләр дә, безнең концертларга килгәч, татарча җырлый башлый, — дип сөйләде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы язды.



Bäyläneşle xäbärlär