Tatar imperiyası häm işegaldında tatar spektakle

Казанда һәм Татарстанда булып узган яисә булачак яңалыклар

1461859
Tatar imperiyası häm işegaldında tatar spektakle

TÖRKİYÄ AŞA TATARSTAN XÄBÄRLÄRE 21.07.2020 PODKAST

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе

15 майда Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды. Аның рәисе – Татарстан Дәүләт Советы урынбасары Марат Әхмәтов.

Комиссия 35 кешедән тупланган. Анда депутатлар белән беррәттән, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр дә шактый. Сүз уңаеннан, татар ата-аналары төркеме җитәкчесе Илсөя Әхмәтгалиева җыелышка конкрет тәкъдимнәре белән килгән иде.

– Рәсми игълан ителгән көннән башлап социаль челтәрләрдә төрле фикерләр язылды. Алар арасында ошатмаганнары да бар. Ә инде безнең максат кемгәдер ошарга тырышу түгел, иң мөһиме – кыйблабыз дөрес булсын, диде комиссия рәисе.

Утырышта дүрт эшче төркем оешты. Аның беренчесе милли мәгарифкә багышлана. Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән эшләү буенча эшче төркемне Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкләячәк.

Марат Әхмәтов эшче төркем җитәкчесенә теләкләрен җиткерде. Аның берсе татар теле дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү эшен тизләтү булса, икенчесе – татар теле укытучыларының дәрәҗәсен арттыру. Бу җәһәттән яңа кызыксындыру чаралары табылса да, зыянлы булмас иде, диде Марат Әхмәтов.

Комиссия рәисе ата-аналар белән эшчәнлеккә аерым тукталды. “Мәктәп белән элемтә һәркайда бармы, әллә сыекмы? Безгә мәктәп һәм ата-ананы тулы канлы гаилә итеп берләштерергә кирәк”, – диде ул.

         Бу хакта Ватаным Татарстан газеты яза.

 

«Татар империясе: Казан мөселманнары һәм империячел Россиянең төзелеше»

АКШта тарих галиме Даниэль Росс казан татарлары турында инглизчә фәнни китап бастырган. Бу хакта Төркиянең Хаҗи Бәйрәм Вәли университеты тарих фәне доценты Түмән Бәкир Сомунҗуоглу хәбәр итә. 

Китап «Татар империясе: Казан мөселманнары һәм империячел Россиянең төзелеше» дип атала, ул «Индиана Юниверсити Пресс» фәнни китаплар нәшриятында басылган. Галимнең бу хезмәте 2020 елда басылган иң әһәмиятле гыйльми басма булып санала.

Анда автор, Русия тарихын Русия мөселманнары тарихы белән бәйләп, Казан татарларын Русия империясе төзелешендә зур роль уйнаучы халык итеп күрсәткән. 1700 елларда Русиянең Көньяк Урал, Көнбатыш Себер һәм Казах далаларына таба җәелүендә казан татарларының алгы сафта урын алуларын, әлеге төбәкләрдә интеллектуаль мәдәният таратулары турында язган.

«Әлеге җирлекләрдә Русия сәүдәсеннән Казан татарлары икътисади яктан файда күргән һәм шундагы мөселман халыклары арасында заманча Исламны җәелдерүдә, аң-белем таратуда үзләрен лидер итеп күрсәткәннәр. Алар 19 нчы һәм 20 нче йөз башында русларның милли үзенчәлекләрен, бердәйлекләрен формалаштырырга булышканнар», — дип язган Америка галимәсе.

Даниэль Росс — Азия тарихы буенча белгеч. Ул Калифорния штатында туып үскән, Висконсин-Мэдисон югары уку йортында борынгы һәм заманча Ислам һәм дөнья тарихы дәресләре укыткан, хәзер Юта штаты университетында эшли. Рус телен яхшы белә. 2011-2014 елларда Казахстанның Н.Назарбаев ис. университетында лекцияләр укыган, дип яза татар-информ мэглумат агентлыгы.

 

Татарстанда корбан терлеген чалу өчен 43 рәсми мәйданчык

Быел Казанда 15 урында корбан чалыначак. Гомумән, Татарстанда корбан терлеген чалу өчен 43 рәсми мәйданчык каралган. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин «Татар-информ» агентлыгында Казандагы урыннарны атап узды. 

Болар «Казан нуры», «Салихҗан», «Әл-Мәрҗани», «Гадел», «Ризван», «Апанай», «Тынычлык» мәчетләре, бертуган Петряевлар комплексы, «Рамазан», «Мәүлет», «Котдус», «Иман нуры», «Фатиха» мәчетләре, «Рәҗәп», «Сөләйман» мәчетләре.

«Кешеләр үзләренә якын мәчеткә кереп тә, корбан чалына торган иң якын урыннарны белә ала. Барлык имам-хатыйблар, мәчет хезмәткәрләре корбан чалу урыннарын белә, алар сорау белән кергән кешегә ярдәм итә ала», — диде Рөстәм Вәлиуллин.

Ул корбанлыкка алдан заказ бирү хәерлерәк булуын искәртте. «Соңгы көнгә калдырмаска кирәк», — диде.

Былтыр республикада 13513 хайван чалынган, шул исәптән Казанда 5698 баш. 

 

Тинчурин театры ишегалдында спектакльләр

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан ишегалдында урнаштырылган махсус сәхнәдә спектакльләр күрсәтә башлаячак. Ачык һавада спектакльләр театр тарихында беренче тапкыр була. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар барлык саклык чараларын да күрәчәк. Тамашачылар битлек һәм перчатка белән тәэмин ителәчәк.

Спектакльләр кичке җидедә башлана.

 

 
 


Bäyläneşle xäbärlär