Tatarstan başqalasında Qaban küle buyında kino tamaşaları

Казанда һәм Татарстанда булып узган яисә булачак яңалыклар

1457154
Tatarstan başqalasında Qaban küle buyında kino tamaşaları

TÖRKİYÄ AŞA TATARSTAN XÄBÄRLÄRE 14.07.2020 PODKAST

Казанда Кабан күле яр буенда ачык һавада кино

Бу көннәрдә Казанда Кабан күле яр буенда ачык һавада кино күрсәтүләрнең яңа сезоны башланды. «Алтын тәлинкә» кинематографиясе өлкәсендә I Төбәкара премия каталогыннан фильмнарны атна саен уңайлы һава шартлары булганда карарга мөмкин була.

Кзн.ру сайты хәбәренә караганда, беренче кино күрсәтү 15-нче июльдә узды. Тамашачыларга Казан режиссерларының дүрт картинасы тәкъдим ителде - өч кыска метражлы һәм бер тулы метр. Сеанс - режиссер Родион Сабиров һәм Ангелина Миграноваларның 3 минутлык WAY әсәре  белән башланды. Аннары казанлылар режиссер Aleshaның «Ни өчен мин моны эшлим» документаль кыска метражын күрде. Моннан тыш, Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга Рудольф Хәйретдиновның «Тынлыкка кадәр ике сәгать» исемле 17 минутлык драмасы күрсәтелде.

Программаны Татарстан режиссерлары Илсөяр Дамаскин һәм Рөстәм Рәшитовның «Кире» тулы метражлы проекты тәмамлады. Кинолар кичке 9 нчы яртыга кадәр күрсәтелә. Керү ирекле.

 

КазандаСара СадыйковаскверыһәмКәрим Тинчурин бюсты

Татарстан башкаласында композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ясарга һәм һәйкәл куярга, драматург Кәрим Тинчурин бюстын урнаштырырга җыеналар. «Иске шәһәр» территориясе префекты Роберт Гарипов Казан мэриясендә узган оператив штаб утырышында шулай дип белдерде.

«Тинчурин исемендәге паркта мәшһүр татар драматургы һәм театр эшлеклесенең бюсты куелачак. Аны сентябрьдә урнаштырырга ниятлибез. Габдулла Тукай урамындагы 58нче йорт янында композитор Сара Садыйковага багышланган сквер ясау һәм һәйкәл кую күздә тотыла. Композиция - рояльне дә кертеп, өч элементтан гыйбарәт булачак», - дип искәртте Гарипов.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре белән Татарстан Мәдәният министрлыгы шөгыльләнә. Якын арада префектурадагы барлык мәдәни объектларда урнаштырылган истәлек такталарын яңарту һәм булмаган урыннарда шундый такталар кую планлаштырыла.

«Кешеләр теге яки бу йортта кем яшәгәнлеген белергә тиеш. Мәгълүмат тулы булсын өчен объектларда QR-кодлар урнаштырылачак. Мондый мәгълүмати күрсәткечләрне югалган мәдәни объектлар урынында кую планлаштырыла», — дип искәртте Роберт Гарипов.

 

Салават күпере ндә  рәсем осталыгыонлайн дәресләре

«Салават күпере» журналы чит ил һәм Татарстан балалары өчен рәсем осталыгы буенча бушлай онлайн дәресләр уздыра. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сөйләде.

«Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә бөтендөнья татарлары өчен рәсем дәресләре уза. Безгә 7-8 илдән татар балалары кушыла. Төркия, Америка, Канада, Финляндия, Эстония, Латвия һ.б. илләрдән. Бөтен җирдә татарлар бар. Алар безнең балаларга караганда яхшырак сөйләшә. Чит ил әти-әниләренең максаты да — телне, мәдәниятне оныттырмау. Шуңа күрә без алар белән Zoom кушымтасында 18.00 сәгатьтә рәсем дәресе оештырабыз», — диде ул.

Зилә Хөснетдинова, баш рәссам Әлфия Йосыпованың төрле алымнар белән рәсемнәр ясап күрсәтүен әйтте. «Мәсәлән, узган атнада шәм белән, икенче атнада балавызлы акбурлар белән ясап карадык. Менә шундый кызыклы техникалар белән балаларны осталыкларга өйрәтәбез. Алар рәсем ясаган арада мин татарча сөйлим, чөнки татар сөйләмен чит илдә үсүче балаларга ишеттерү бик мөһим», — дип сөйләде ул.

«Төрле җирләрдә яшәсәк тә, бер платформада очраша алуыбыз, минемчә, зур бәхет. Бездә кич булса, Җир шарының икенче ноктасында ул иртә генә әле. Рәсем ясаудан тыш, балаларга Казаныбыз, журнал яңалыклары турында сөйлим. Соңгы дәрескә 50 бала кушылды, алга таба аларның саны тагын да артыр дип ышанам», — дип өметен белдерде мөхәррир.

 

Туган тел - татар теле”  бердәм республика имтиханы

13 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм Дәүләт Имтиханының төп вакытында физика һәм тарих буенча имтихан тапшырды. Шулай ук «Туган тел - татар теле» буенча бердәм республика имтиханы да үткәрелде, аны тапшырырга Татарстаннан тугыз чыгарылыш сыйныф укучысы гариза биргән иде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Республикада физика һәм тарих буенча БДИны 6147 кеше тапшыра, шул исәптән 5756 укучы мәктәпне быел һәм 339 укучы узган ел тәмамлаган. Шулай ук техникум һәм көллиятләрне тәмамлаган 52 кеше бар. Физика буенча БДИны - 4159, ә тарих буенча 1988 кеше тапшырырга теләк белдергән. Татарстанда имтихан үткәрү өчен 71 пункт ачылган, шуларның өчесе — өйдә.

«Туган тел» буенча бердәм республика имтиханнарына әлеге фәнне өйрәнгән чыгарылыш сыйныф укучылары гариза бирде. Алар бу имтиханны татар телен һәм әдәбиятын укытуга бәйле юнәлешләр буенча республика югары уку йортларына керү сынавы буларак тапшыра», — диелә хәбәрдә.

 

 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär