Тaтaрстaндa дa кoрoнaвирус җилләрe ныгрaк исә бaшлaды

Казанда һәм Татарстанда булып узган яисә булачак яңалыклар

1385773
Тaтaрстaндa дa кoрoнaвирус җилләрe ныгрaк исә бaшлaды

Соңгы көннәрдә Татарстанда да коронавирус җилләре ныграк исә башлады. Радио-телевидение, басма матбугатның төп яңалыклары коронавирус хәбәрләре белән башлана, кешеләр үзара сөйләшкәндә коронавирусны беренче планга чыгара, хәтта кечкенә балаларның телләренә әлеге сүз килеп керде дип әйтергә була.

Балалар дигәннән, Казандагы балалар бакчаларына хәзер маска кимичә ата-аналарны кертми башладылар. Маска киү беренче мәҗбүрият булса, икенче мәҗбүрият бакчага кергәч кулларга антисептик сиптерү булды. Моның белән беррәттән бакчаларда балалар саны соңгы көннәрдә кинәт кенә кимеп тә куйды. Тәрбиячеләр бу кимүне мәктәп балаларының язгы каникулга чыгуына бәйләп аңлатты, күп кенә гаииләләр коронавирус каршы чара максатыннан балаларын бакчаларга җибәрмәүләрен әйтте.

Татарстандагы мәктәп укучылары да Русия төбәкләрендәге мәктәпләрдә укучылар белән берүк вакытта язгы каникулга китте. Әле язгы каникул кайчан тәмамланачагы төгәл генә әйтелмәсә дә, аның озынайтылырга мөмкин булуы һәм озынайтылган очракта укуларның дистанцион рәвештә алып барылачагы сөйләшенә башлады.

Татарстандагы югары уку йортлары студентлары да вакытыннан алда каникулларга таралышты. Аларның да укулары апрельсез башланмаячагы билгеле булды.

Узган атнада күп кенә мәдәни-күңел ачу чараларының да уздырылмавы, вакыты якынлашып килүче чараларның исә киләсе көннәргә күчерелүе билгеле булды. Шулай ук дәүләткә караган кинотеатрлар да ябылды. Ә Казандагы театрларның иң беренчеләрдән булып ябылуын да әйтеп китергә кирәк. Аларның күпчелеге интернет аша үзләренең элекке спектакльләрен тамашачыларга тәкъдим итә башлады.

Коронавируска каршы күрелгән чаралар соңгы көннәрдә халык арасында да нык сизелә башлады. Күпләр авыз-борыннарын маскалар белән каплап йөри, дуслар очрашуларында кул биреп күрешү урынына терсәк бәрешеп исәнләшүләр модага кереп китте. Урамнарда моңа кадәр кайбер сәгатьләрдә күренгән 10 ар баллык бөкеләр бөтенләй юкка чыкты, машиналар саны күзгә күренеп кимеде. Халык бик кирәкмәсә урамга чыгып йөрмәскә тырыша башлады.

Дәүләт җитәкчеләре дә бу авыруның җитдилеген соңгы көннәрдә ныклап аңыша башлады кебек. Мәскәүдә 65 яшьтән өлкәнрәкләргә урамга чыгу тыелды. Тик Казанда мондый чаралар әле алынмады. Хәлбуки инде Казанда да рәсми рәвештә 5 авыру инфекция хастаханәсенә салынса да.

Авырулар дигәннән, 16 мартка булган мәгълуматларда Русиядә коронавирус белән авыручылар саны 94 кешедә генә табылган булса бер атна эчендә бу сан 438 гә җитте. Ягъни 5 тапкырга артты. Саннар бу авыруның бик тиз темплар белән артуын күрсәтсә дә халыкның шактый өлеше әле һаман да бу авыруның җидди булмавына ышана, гадәти грип инде ул, олы яштәгеләргә генә йога дигән фикер әйтүчеләр хәйран күп санда булып кала бирә.

Әйтик азатлык.орг хәбәренә караганда, “Ромир” холдингы һәм Бәйсез тикшерү агентлыкларының Гaллуп Ынтeрнaтиoнaл халыкара берләшмәсе коронавирус пандемиясе белән бәйле җәмәгатьчелек фикерен белешкән. Бу турыда холдингның сайтында әйтелә.

Сораштыру күрсәткәнчә, русияләрнең 68 проценты бу авыру таралу аркасында борчу сизгәнен белдергән. 25 проценты тыныч калуын әйткән. Респондентларның 60 проценты инфекциянең таралуын туктату хакына үзләренең берникадәр хокукларыннан вакытлыча баш тартып торырга әзер булуын әйткән. 28 проценты моңа әзер түгел.

Сорашуда катнашучыларның 54 проценты коронавирус куркынычы арттырып күрсәтелә дип саный. 49 проценты хакимиятнең авыруны таратмау максатыннан күргән чараларын дөрес, 36 проценты – дөрес түгел дип санавын белдергән.

Сораштыру шулай ук Европа, Азия, АКШ һәм Көньяк Америкада 22 илдә узган. Анда 20 мең кеше катнашкан. Дөнья күләмендә караганда, халыкның өчтән ике өлеше өлеше ҖOВЫД-19 вирусыннан курка, 76 проценты инфекция белән көрәшү өчен үз хокукларыннан баш тартып торырга әзерлеген белдергән.

“Ромир” холдингы президенты, социология фәннәре докторы Андрей Милехин бу күрсәткечләр “дөньяда глобализация җимерелүе һәм либераль идеяның тирән кризисы” турында сөйли дигән. “Хәтта куркыныч арттырып күрсәтелүен таныган хәлдә дә, кешеләр җиңел генә үз хокукларын корбан итәргә әзер” дип аңлаткан Милехин. Ул 2020 ел тарихка “дөнья җәмәгатьчелеге яңача яши башлаган” ел буларак кереп калыр дип фаразлый.

ҖOВЫД19 коронавирусы 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. 11 мартта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы авыруның пандемиясен игълан итте. 23 март иртәсенә алынган мәгълүматча, дөньяда коронавирус йоктырган кешеләр саны 336 меңгә, вирустан үлүчеләр саны 14 632-гә җиткән.

Фoтoсүрәттә: Тaтaрстaн бaшкaлaсы Кaзaндaгы клиник ёгышлы aвырулaр сырxaвxaнәсe бинaсы. Фoтoсүрәт тaтaрстaн.ру сәxифәсeннән aлынды.

 

 
 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär