Tatarstanda koronavirus arqasında uqular tuqtatılğan

Казанда һәм Татарстанда булып узган яисә булачак яңалыклар

1380042
Tatarstanda koronavirus arqasında uqular tuqtatılğan

Бар дөньяда булганы кебек Татарстанда да коронавруска каршы төрле чаралар күрелүгә дәвам итә. Әлегә республикада бу вирус йоктырган кешеләр булмавы әйтелсә дә Мәскәү һәм Татарстанга күрше Киров өлкәсендә бу чирне йоктыручылар булуы, халыкны азмы күпме борчуга сала. Күпләр бу чиргә баштарак җиңелчә караса да, Кытайдан соң Европада да бу авыруның киң таралуы соңгы арада бу вируска карата шикләнүләрне арттырды.

16 мартка булган мәглуматларга караганда Мәсккәүдә 94 кешедә әлеге авыру табылган. Кичәдән башлап Мәскәүдә университетлар ябылды. Халык күп җыела торган чараларны уздыру тыелды яисә алар башка көннәргә күчерелде.

Татарстанда да 16 марттан алып 2 апрельгә кадәр кайбер югары уку йортларында укулар туктатылды. Мәктәп һәм балалар бакчалары әлегә эшләвен дәвам итә.

Халыкта паника булмаса да күпләр зур кибетләрдән озак бозылмый торган товарларны алып калырга ашыга башлады. Әйтик тоз, шикәр, он, консерва, тушенка, макарон, дөге, карабодай ише азык-төлеккә соңгы берничә көндә зур таләп булуы күзәтелгән.

Шулай ук концертлар, спорт чаралары да кичектерелде. Әйтик Гагарин кубогы бүген башланырга тиешле Ак Барс-Салават Юлаев хоккей командаларының матчы башта тамашачыларсыз уйналачак дип әйтелсә дә, хәзер ул бөтенләй уйналмаячак яисә алдагы айларда уйналырга мөмкин дип әйтелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Татарстан кибетләрендә халыкны азык-төлек продуктлары һәм көндәлек товарлар белән тәэмин итүне махсус штаб күзәтеп барачак. Шулай ук халыкка чит илләргә бармаска да киңәш ителде

Татарстанда 1 меңгә якын азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе эшли. Алар республика халкын иң кирәкле азык-төлек белән тулы күләмендә тәэмин итә. Әйтик, бездә ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеш – 100 проценттан артыграк, шикәр комы һәм бәрәңге белән – 300 процент чамасы, ә үсемлек мае белән тәэмин ителеш нормадан 6 тапкыр күбрәк тәшкил итә, дип яза татар-информ.

Шуны да әйтергә кирәк, татарстан президенты карары нигезендә моннан аары Татарстанга чит илләрдән килүчеләр карантинга җибәрелә башлачаклар. Алар карантинны үз өйләрендә ике атна буенча ябылып узачак. Моннан алда шушындый карантинга җибәрелүчеләр Кытай, Иран, Көньяк Корея, Италия, Германия, Франция һәм Испаниядән килүчеләргә генә кагыла иде. Моның белән беррәттән 18 марттан башлап Россия үз чик буйларын 1 нче майга кадәр барлык счит ил ватандашлары өчен дә ябачак. Бары тик йөк машиналары йөртүчеләр, дипломатлар һәм Русиядә даими яшәүчеләр генә бу чикләүләр тышында тотылачак.

 

Татарстанга кертелгән инвестицияләр

Татарстан – төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урында. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, «2019 ел нәтиҗәләре буенча республикада төп капиталга инвестицияләр 640 миллиард сум (2018 елда – 629 миллиард сум булган) тәшкил иткән». Тулаем алганда, Россия буенча Татарстанны Федерациянең Мәскәү, Мәскәү өлкәсе , Ханты-Манси автономияле округы, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Санкт-Петербург кебек субъектлары узып китә.

Республика буенча предприятие һәм оешмаларның үз акчалары өлеше төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләмендә – 64, ә җәлеп ителгән акчалар 36 процент тәшкил иткән. Соңгылары арасында 13,7 проценты – бюджет, 7,4 проценты – кредит һәм 1,4 проценты өлешле төзелешкә оешмалар һәм халыктан җәлеп ителгән акчалар.

 

“Әй татарым, әй, син-җаным”

18 мартта Казанның Милләт йортында мөһәҗир шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, журналист Шиһап Нигъмәтинең “Әй татарым, әй, син-җаным” дип аталган шигырьләр китабы презентациясе үткәреләчәк. Чараны Мәскәүнең “Татар штабы” оешмасы оештыра.



Bäyläneşle xäbärlär