Нәкый Исәнбәт һәм Япoниядa тaтaр дини тәглимaты

Тaтaрстaндa һәм тaтaр дөньясындa ниләр булгaн?

1348244
Нәкый Исәнбәт һәм Япoниядa тaтaр дини тәглимaты

Хәбәрче тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында без бүген Казанда, Татарстанда булып узган яисә шушы көннәрдә булырга тииешле татар дөньясы өчен кызыклы вакыйгаларга бер күз салырбыз.

Татар-информ мәглумат агентлыгы хәбәр итүенчә, 31 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичә уздырыла. Бу хакта музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«Мин Тукайның замандашы» дип аталган фәнни-әдәби кичәдә Нәкый Исәнбәтнең күпкырлы иҗаты һәм фәнни эшчәнлеге турында галимнәр, музей хезмәткәрләре һәм язучылар фикер алышачак. Тамашачылар аның әсәрләрен һәм җырларын тыңлый алачак. Фәнни-әдәби кичәгә милләттәшләребезне, студентларны, укытучыларны һәм зыялыларны чакырабыз. Керү ирекле», — диде ул.

Гүзәл Төхвәтова сөйләвенчә, кичәдә Нәкый Исәнбәтнең кызы Йолдыз Исәнбәт, әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Миләүшә Хәбетдинова, Лилия Мөхәммәтҗанова, Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, язучылар Камил Кәримов, Рабит Батулла һ.б. булачак.

«Нәкый Исәнбәт пьесаларыннан өзекләр күрсәтеләчәк һәм аның сүзләренә язылган җырлар башкарылачак», — дип җиткерде ул.

«Габдулла Тукай белән аралашмаган, ләкин аның күренекле замандашларының берсе булган Нәкый Исәнбәтнең 120 еллык юбилее. Ул күпсанлы драма әсәрләрендә татар халкының тарихын, гореф-гадәтләрен тирәннән сурәтли. „Хуҗа Насретдин“, „Җирән Чичән һәм Карачәч сылу“, „Миркәй белән Айсылу“, „Гөлҗамал“, „Мулланур Вахитов“, „Муса Җәлил“ әсәрләре татар театрлары сәхнәләрендә бүгенге көннәрдә дә куела», — дип белдерде Гүзәл Төзвәтова.

Директор Нәкый Исәнбәтнең тел галиме дә булуын искәртте. «Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап, сүзлек итеп бастыра. Унике яшеннән башлап, ул мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар җыя башлый. Гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә халыкка кайтара. Өч томлык „Татар халык мәкальләре“ өчен 1968 елда ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була», — ди ул.

Нәкый Исәнбәт 1900 нче елның 10 гыйнварында Уфа губернасы Зылатаус өязе Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә туа. 1910 елдан Уфа мәдрәсәләрендә укый. Балачактан шигырьләр яза башлый. Ул оста тәрҗемәче буларак Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып халык күңеленә кереп калган.

Болгар ислам академиясе галимнәре Япониядә татар дини тәгълиматын өйрәнергә ниятли.

Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов Русия дәүләт гуманитар университеты фәлсәфә факультетының «Көнчыгыш философиясе» укыту-фәнни үзәге доценты Лариса Усманова белән очрашты.

Очрашуда Болгар ислам академиясе хезмәткәрләренең Япониядә татар дини тәгълиматы мирасын өйрәнү мөмкинлегенә ия булачагы хакында сүз барды.

Лариса Усманова Болгар ислам академиясе хезмәткәрләрен Токио мәчете китапханәсендә кулъязмалар һәм тарихи документларны өйрәнәчәк делегация составына керергә тәкъдим итте. Әлеге материалларның татарларның дини тәгълиматы мирасына кагылышы бар.

Яклар белем бирү һәм мәгърифәтчелек эшчәнлегендә хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты. Лариса Усманова үзе Болгар ислам академиясе студентларына лекцияләр укырга ниятли.

 «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе быел татар язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланачак. Бу хакта КФУ доценты, галимә Миләүшә Хәбетдинова хәбәр итте.

«Татар милли образлары турында сөйләшү алып барачакбыз. Һәр халык үзенең дөньясы белән аерыла, ләкин утыз ел эчендә безнең мәдәнияткә мәдәни образларны тоймый, ача алмый торган иҗатчылар килде. Бу — европалаштырудан гына килми. Белем җитми. Аны туплар өчен укытучыларыбызны шушы чарага чакырам. Балалар - әдәбиятыбызны схематик рәвештә кабул итәргә тиеш түгел», — диде ул.

«КФУда Әмирхан Еникине өйрәнгән фәнни мәктәп бар. Фәрит Хатыйпов, Рифат Сверигин — әнә шундыйлардан. Конференциянең пленар утырышына фәнни мәктәпне өйрәнгән укытучылар, шәкертләр дә чакырылачак. Язучы яза, ләкин аның әсәрләре укучы күңеленә ятсын өчен, иҗат җимешләренең телен ачучы кирәк. Алар — фән белгечләре. Әйтик, Фоат абый Галимуллин Еники турында истәлекләре белән уртаклашачак», — диде галимә.

Яшь галимнәр чарада төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше, тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар, мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек сораулар, төрки-татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләләр хакында фикер алышачак.

Конференция татар, рус һәм башка төрки телләрдә алып барылачак.

Казанда 3,5 млн сумга Коръән саталар. Әлеге Коръән ефәк кәгазьгә кулдан язылган һәм бизәлгән.

Казан кешесе «Авито» сайтында 3 миллион 500 мең сумга Коръән сату турында белдерү куйган. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына тәкъдим авторы Станислав сөйләде.

«Китап бердәнбер нөсхәдә. Бу минем дустымның гаилә ядкаре һәм мин аның финанс кыенлыкларын хәл итү өчен аңарга сатарга ярдәм итәм», - дип аңлатты ул.

Кулъязма озак вакытлар Үзбәкстаннан килгән дустында сакланган. Ул Сәмәрканд ефәк кәгазендә кулдан язылган һәм бизәлгән, дип сөйләде белдерү авторы.

Хуҗа шулай ук сайтта товарның чынлыгын күрсәтә торган фотографияләр һәм документның күчермәсен дә куя. Документта китапның 1702 елда күчереп язылуы һәм 1914 елда реставрацияләнүе күрсәтелгән.

 

 
 


Bäyläneşle xäbärlär