Şäymiev mäktäpläre, Möxlisä Bubıy häm “Tat Cult Lab”

Tatarstanda häm tatar dönyasında nilär bulğan?

1284175
Şäymiev mäktäpläre, Möxlisä Bubıy häm “Tat Cult Lab”

Xäbärçebezdän 08.10.2019

“Хәбәрчебездән” тапшыруының бугенге чыгарылышы татар дөньясының төрле төбәкләреннән алынган яңалыкларга һәм төрле кыска темаларга багышлана.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев 7 октябрьдә Казан Кремлендә «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» беренче күптелле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү барышы хакында сөйләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комплексның яңа объектларын проектлаштыру һәм төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә Минтимер Шәймиев әйткәнчә, бүгенге көндә барлык эшләр дә график буенча бара.

Бугенге көндә Казанның Бичурин урамында 600 кешегә исәпләнгән башлангыч мәктәп һәм 800 кешегә исәпләнгән билингваль мәктәп төзелеп килә.

Җыелышта шулай ук Бондаренко урамындагы 1224 кешегә исәпләнгән күптелле белем бирү мәктәбе, шулай ук Бондаренко урамындагы 240 кешегә исәпләнгән интернат һәм Арча районында шәһәр яны ел әйләнәсе эшли торган өстәмә белем бирү үзәге турында фикер алышу булды, дип яза татар информ мәгълумат агентлыгы.

         Халык телендә Шәймиев мәктәпләре дип тә аталган һәм инглиз, татар һәм урыс телендә белем бирәчәк мәктәпләрнең 2020 елның 1 нче сентябрендә эшли башлаулары көтелә.

 

         Быел  татарның танылган мәгърифәтчесе, дин белгече, мөгаллимәсе, беренче казыясы Мөхлисә Бубыйның тууына 150 ел тулды.

Әлеге уңайдан Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубыйга багышлап төбакара фәнни-гамәли конференциядә уздырылды.

Анда катнашучылар Республика һәм Әгерҗе районы җитәкчеләренә Иж-Бубыйда музей тыюлыгы, мәдәни-агарту үзәге, һәм музее комплексы эшләү тәкъдимнәре кертелгән резолюция кабул иттеләр, дип яза татар информ мәглумат агентлыгы.

“...конференциядә катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты һәм хөкүмәтенә, Әгерҗе муниципаль районы җитәкчелегенә түбәндәге мөрәҗәгать белән чыга: 1. Иж-Бубый авылында мемориаль музей тыюлыгы, мәдәни-агарту үзәге һәм музей комплексының перспектив планын эшләргә”, - диелә бертавыштан кабул ителгән резолюциядә.

“Татарстан Республикасының Туризм Дәүләт комитетына Иж-Бубый авылын республика туристик маршрутына кертү тәкъдиме белән чыгарга”, - диелә резолюциянең алтынчы пунктында.

“Совет чорында эзлекле рәвештә юк ителгән дин, милләт белән бәйле тарихыбызны яңадан кайтарырга кирәк. Йортлар, мәдрәсәләр бездән, район, республика җитәкчелегеннән ярдәм көтеп ята. Бу биналарда булган тормышны киләчәк буынга җиткерү - иң төп бурычларыбызның берсе”, - дип белдерде конференциядә чыгыш ясаучылар.

 

Русия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин Иорданиянең Король Ислам стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан ел саен төзелә торган рейтингка - дөньядагы иң абруйлы 500 мөселман арасына керде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайты хәбәр итә.

The Muslim-500 рейтингы — беренче тапкыр 2009 елда дөнья күргән еллык басма. Анда дөньядагы иң абруйлы мөселманнарның исемнәре урын алган. Басма Иордания башкаласы Аммандагы Король Ислам стратегик тикшеренүләр үзәге тарафыннан төзелгән.

Рейтингны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, мөфти шәех Равил Гайнетдин, дини өлкәдәге казанышлары белән бергә, ике федераль мөселман оешмасы – Русия Мөфтиләр шурасы һәм Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә уңышлы җитәкчелек итә.

Русия мөселманнары башлыгыннан тыш, рейтингка шулай ук Чечня Башлыгы Рамзан Кадыйров һәм дөнья күләмендә билгеле спортчы, җиңел авырлыкта UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов та кертелгән.

 

TAT CULT LAB музыкаль лабораториясенә гаризалар кабул ителә башлаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

TAT CULT LAB / музыка — ул яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саунд-продюсер, битмейкер, музыкант һәм шагыйрьләр өчен уздырыла торган Татарстандагы беренче лаборатория.

Быелгы тема — глобализация дәверендә үзбилгеләнүне эзләү.

Лаборатория үзара тәҗрибә, белем һәм күнекмәләр алышу максатыннан республиканың яшь осталарын, Россиянең их яхшы белгечләрен һәм федераль дәрәҗәдәге музыкантларны берләштерә. 3 атна дәвамында төркемнәр заманча татар музыкасын иҗат итәчәк.

Оештыручылар: Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Гаризалар исә 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Fotosürät Bötendönya tatar kongressınıň säxifäsennän alındı.

 

 
 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär