Tatarstandağı waqıyğalarğa küzätü

Atnalıq waqıyğalarğa qısqaça küzätü

1248906
Tatarstandağı waqıyğalarğa küzätü

Tatarstandağı waqıyğalarğa küzätü

Татарстанның булачак
хаҗилары 25 июльдә изге гамәлләрен тормышка ашыру өчен Согуд
Гарәбстанына китә башлаулары турында әйткән идек.
4 август кичендә Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме дә Мәккәгә исән-
имин барып җитте.
3 августтан 4 сенә каршы төндә барлыгы 98 кеше Казаннан Согуд
Гарәбстанына очты. Хәерле сәфәрләр теләп, аларны республиканың баш
казые Җәлил хәзрәт Фазлыев озатты, дип яза татар-информ мәглумат
агентлыгы.
Шул рәвешле, бүгенге көндә Татарстан хаҗиларының 1800 дә хаҗ кылу өчен
изге җирләрдә.
Килеп җитү белән, аэропортта дин кардәшләребезне Татарстандагы “ДУМ
РТ Хаҗ” рәсми хаҗ операторы вәкилләре каршы алды. Биредә хаҗилар өчен
тәүлек әйләнәсе медицина пунктлары эшли, көн саен вәгазьләр укыла һәм
дәресләр уздырыла.
Шулай ук кунакханәләрдә Татарстан хаҗиларының төркем җитәкчеләре
Коръәнне хәтем итү – Изге Китапны башыннан ахырына кадәр укып чыгуны
оештырды. Алга таба хаҗиларны гомрә – кече хаҗ, экскурсияләр, Мәдинәгә
сәфәр һәм хаҗ кылу көтә.


Киләсе елда Татарстан шәһәрләрендә элмә такталарда ике дәүләт теле
кулланышын тикшерергә ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә
ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге
мөдире Гөлнара Габдрахманова әйтте.
“Киләсе елга Татарстанда телләрне саклау буенча дәүләт программасы
кысаларында финанслау булса, элмә такталарда дәүләт телләре
кулланылышын өйрәнергә планлаштырабыз. Төрле милләтләр яшәгән,
татарлар күбрәк яки руслар күп булган шәһәрләрне сайлаячакбыз”, - диде ул.

Тарих институты хезмәткәрләре 2015-2016 елларда Казан, Әлмәт, Буа, Яшел
Үзән, Алабуга, Чаллы, Нурлат, Чистай урамнарында, дәүләт һәм муниципаль
учреждениеләрдә элмә такталарда дәүләт телләре кулланышын тикшереп,
анализ ясаган иде. Ул вакытта берьюлы рус һәм татар телләрендә язылган
элмәләр 4 процент кына тәшкил иткән.
“Бүген ике дәүләт теленең бертигез кулланышы белән бәйле вазгыять
яхшыра. Бу тема турында фикер алышулар, сөйләшүләр күбрәк ишетелә
башлады. Татар теле, татар мәдәнияте кулланышы артты дип әйтергә була.
Ниндидер сүзләр, символлар, образлар шәһәр мохитенә яхшы үтеп керә. Бу
безнең бренд, безне аерып торган үзенчәлек, туристлар шуңа игътибар итә”, -
ди Гөлнара Габдрахманова.
Аның фикеренчә, инглиз теленә йөз тоткан бизнес булса, инглиз телендә
реклама такталары да күбрәк булачак. “Инглиз теле татар гына түгел, рус
теле үкчәсенә дә басачак. Элмә такталарның бер өлеше инглиз телендә
кулланылачак”, - дип саный Гөлнара Габдрахманова.


 27 июльдә Мамадыш районында урнашкан Урта
Кирмән авылы халкы Кирмән җыены уздырып, тарихны яңартты, Кирмәнчек
шәһәрчеген яклап шәһит булучылар өчен дога кылды, төрле кул эшләреннән
торган күргәзмә оештырып борынгыдан килгән гореф гадәтләрне киләсе
нәселләргә җиткерергә тырышты.
Кирмән җыены ачылышында җыелган халыкка театраль тамаша рәвешендә
иң башта бу җирлекнең кыскача тарихы аңлатылды.


Җыенны оештыручылардан Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Ак
Калфак оешмасының Мамадыш районы җирлеге җитәкчесе Рузалия
Ибраһимова, Кирмән Җыенын уздыру максатларын аңлатып, бу чараны
оештыру өчен нәрсәнең узләренә этәргеч бирүен аңлатты.


 



Bäyläneşle xäbärlär