"Qazan qaytawazı " tapşıruı 24.11.2018

Qazanda Ayaz Ğıylacev häm Çıñğız Aytmatovnıñ tuularına 90 yıl tuluğa bağışlanğan xalıqara konferenśiya uzdı

1094238
"Qazan qaytawazı " tapşıruı 24.11.2018

Qazandağı xäbärçebez äzerlägän tapşıruda, soñğı atnada Tatarstanda häm İdel-Ural töbägendä bulıp uzğan çaralarğa küzätü täqdim itelep, tatar häm törki dönyanı yaqınnan qızıqsındırğan ähämiyätle waqiğalar (waqıyğalar) iskä töşerelep uzıla.

узган атнада Казанда төрки дөньяның атаклы
язучылары Аяз Гыйләҗев һәм Чыңгыз Айтматовның тууларына 90 ел тулуга
багышланган халыкара конференция узды.


Конференциядә Русия төбәкләре белән беррәттән, Венгрия, Казахстан,
Кыргызстан, Төркия кебек чит илләрдән дә дистәләрчә галим катнашты.


Язучы Ринат Мөхәммәдиев Аяз Гыйләҗевнең язучылык чорына тукталып,
аның өчен бер генә критерия булуын, моның-әдәбият һәм халык, туган тел
һәм әдәбият икәнен ассызыклады.

Журналистларның сорауларын җаваплаган, тарихчы, язучы һәм җәмәгать
эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова да Аяз Гыйләҗев белән Чыңгыз Айтматовның
иҗатларын чагыштырып, аларның икесенең дә тоталитар чорда символлар
теле белән иҗат итүләрен әйтте.



Bäyläneşle xäbärlär