Tatarstan başqalasında Törkiyäneñ balalar bäyräme / Казанда Төркиянең балалар бәйрәме

Төркиянең 23 нче апрель Милли Мөстәкыйльлек һәм балалар бәйрәме Казанда 25 нче апрельдә зурлап билгеләп үтелде.

Төрекләр төзегән “Казан Палас Бай Тасиго” кунакханәсендә узган бәйрәмне Казан башконсуллыгы белән Татарстан халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән Анадолу мәдәният җәмгыяте оештырды.

Якшәмбе мәктәбе укучылары укыган шигырләр, җырлаган җырлар белән үрелеп барган бәйрәм тантанасының ачылышында Төркиянең Казан башконсулы Исмәт Эрикан чыгыш ясады.

Бу бәйрәмгә бары тик төрек балалары гына түгел, татар, гөрҗе, башкорт, үзбәк, азербайҗан, чуаш балаларының да катнашуын әйткән Эрикан, киләчәк балаларның кулында, милли мөстәкыйллек һәм балалар бәйрәме котлы булсын, бу бәйрәмне безнең өчен сез-балалар хәзерләдегез, бәйрәмебез котлы булсын, дип белдерде.

Берничә сәгат барган күңел ачулардан соң балаларга әлеге бәйрәм уңаеннан төрле бүләкләр дә тапшырылды.