Rafis Ataqaz Qazanda törek tuñdırmasın täq’dim itä

Татарстан башкаласы Казанда төрекләрнең танылган туңдырмасы сатыла башлады.

Казанның "Туган авылым" комплексында ачылган төрек туңдырмасын сату ноктасында туңдырманың ванил, шоколад, җир җиләге, чикләвек, лимон кушылган төрләрен алырга мөмкин.

Башына төрекләрнең фәс киемен, өстенә милли төрек жилетын киеп туристларның да игътибарын җәлеп иткән сатучы Рафис Атаказ, бу туңдырма бары тик табигый кушылмалардан ясала һәм төрле төсле һәм төрле тәмле булуы белән олылар белән бергә аны балаларның да яратып алуын әйтте.

"Туган авылым" комплексында бу көннәрдә генә ачылган төрек туңдырмасы ноктасын узган атна ахырында Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан да сәфәр кылды һәм сатуны оештыручыларга уңышлы сәүдә итүләрен теләде.