Meşerada tatar kenäzläre çorı / Мещерада татар кенәзләре чоры

30 мартта Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында  "Мещерада татар кенәзләре чоры" дигән китап тәкъдим ителде.

Аны тарихчылар Мәгъсүм Акчурин, Мулланур Ишеев, Александр Абдиев язган. Әлеге хезмәт 15 нче-17 нче гасырларда булган вакыйгаларга багышлана.

Китапны тәкъдим итү чарасына галимнәр, тарих белән кызыксынучылар, журналистлар да катнашты.

Китап презентациясе яңа форматта узды. Тарих институты галиме Илнур Миргалиев мондый китапларның чыгуы тарихи вакыйга дип бәяләде.

Китапны тәкъдир итүдә катнашкан Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев исә үзенең яңа җырын да тәкъдим итте.