Мәскәүдән татар теле укытучысы Альбина Вәлиева / Mäskäwdän tatar tele uqıtuçısı Albina Wäliyeva

Русия башкаласында татар теле укытучысы булып эшләүче Альбина Вәлиева.

Альбина - Башкортстан татары. Югары белемен Казанда алган. Аннан укуын Мәскәүдә дәвам иткән. Магистратураны тәмамлагач Мәскәүдә татар теле укытучысы булып эшләп килгән.

Альбина хәзерге вакытта Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә татар теле укыта. Аның белән Мәскәүдәге татар яшьләре тормышы, татар телен укыту алымнары һәм гомумән Мәскәүдәге татар проектлары турында сөйләштек.