ТӨРЕК - ТАТАР хәзинәләре /TÖREK-TATAR xäzinäläre 01/2022

Tөрек һәм татар халкының уртак хәзинәләре турында кыскача күзәтү

1875178
ТӨРЕК - ТАТАР хәзинәләре /TÖREK-TATAR xäzinäläre 01/2022

Törek häm tatar xäzinäläre 01/2022

   Бүгенге язмабызны, “Википедия” мәгълүматларына һәм интернет челтәре хәбәрләренә нигезләнеп әзерләдек. Язмаларыбызны “ТӨРЕК- ТАТАР ХӘЗИНӘләрепрограммасы астында төрек һәм татар халкының рухи мирасы, ике халыкның мәдәнияте, шанлы тарихы, гореф-гадәтләре, һәм гомумән алганда ике халыкның уртак бай хәзинәләре турында яктыртып барырга тырышырбыз.

  21нче гасырга аяк бастык... Хәзерге буын халкыбыз хәзинәләре турында аз беләләр дип әйтергә була. Программабызның максаты: тугандаш төрек-татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән ныклы бәйләнешебезне тоярга ярдәм итү. Максатыбыз бер генә – тарихны ярату, тарихны белү, бүгенге мәсьәләләрне чишәргә тарихтан ачкыч эзләү.

 Соңгы елларда милли үзаңыбыз үсү халкыбызның үткәне, данлы тарихы, күп гасырларга сузылган олы юл узып бүгенге көннәргә килеп җиткән рухи һәм мәдәни кыйммәтләре белән кызыксынуны тагын да арттырды. Борынгы бабаларыбызның яшәеше һәм көнкүреше, башка милләтләр белән багланышлары, мәдәнияте, тәрбиягә, дингә карашлары, бай рухи дөньясы тарихка турыдан-туры бәйләнеше булмаган кешеләрнең дә игътибарын җәлеп итә. Чөнки, бабаларыбыз әйтмешли, “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”. Күпгасырлык рухи мирасыбызны һәм бай хәзинәбезне барлау, аны яңача аңларга тырышу күп кенә тарихи ачышларга китерде.

  Әйе, татар-төрек халкы чал тарихта үзләренең мәңге җуелмас шанлы эзләрен калдырганнар. Гаять зур киңлекләрне үз эченә алган Төрки каганлык дигән мәгърур дәүләтләрен булдырганнар, озак еллар дәвамында Азия һәм Европа континентларын бер итеп яшәгәннәр. Шуңа да Азия һәм Европа тарихларын төрки-татар тарихыннан аерып алып булмый. Бу бергәлек халыкларның яшәү рәвешләрендә дә, үзара мөнәсәбәтләрендә дә чагылыш тапкан. Бу тугандаш төрек-татар дуслыгының беренче адымнары әнә шул заманнарда ук салынган. Бүгенге четерекле заманда да шушы мирасыбызны югалтмыйча, бай хәзинәләребезне таратмыйча киләчәк буыннарга илтеп җиткерәсе иде.

 Без төрек халкы белән уртак тарихыбыз турында сөйлибез, ул дәвам итә. Татар халкы белән төрек халкы арасындагы дуслык мәңгелек. Төрек-татар халкының мәдәнияте – ул милләтләребезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятебезнең байлыгы. “Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык – тарихсыз” дип әйтелә халыкта. Татар-төрек халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнү, халкыбыз хәзинәләренә кызыксыну уяту, әби-бабаларыбызның борынгы мирасы турында мәгълүмат бирү-безнең бурычыбыз булып тора.

 

Чыганаклар :

1)https://infourok.ru>Другое

Татар халкының милли хәзинәләре – Инфоурок.

2)https://nsportal.ru>2016/02/10>b...

Борынгы Болгар җиренә сәяхәтем/Образовательная

3)http://www.tataroved.ru>pophist

“Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте :урта гасырлар– фәнни – популяр басма... “

 

 Төрле чыганаклардан туплап әзерләүче:Кадрия Мейваҗы.

 

 



Bäyläneşle xäbärlär