Tatarstanda qabat zur yuğaltu
Qazanda Farsil Zıyatdinov soñğı yulğa ozatıldı
17 августта Казанның Мәрҗәни мәчете ишегалдында танылган бакчачы, язучы, шагыйрь, иктисатчы, агроном, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм атказанган фән эшлеклесе Фарсил Зыятдиновның соңгы юлга озаттылар.
Мәрхүм белән хушлашу мәрасимен Татарстан Язучылар Берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып барды.
“Татарстан әдәбияты һәм фәне бик зур югалту кичерә, Фарсил Зыятдиновны бүген соңгы юлга озатабыз. Ул бик самими, ихлас, ярдәмчел кеше иде, дип белдерде” Ркаил Зәйдулла үз чыгышында.
Мәрхүм белән хушлашырга Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, язучылар, шагыйрьләр, иктисатчылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре килгән иде.
Мәрҗәни мәчете имамы Ансар Мифтахов кылдырган җәназа намазыннан соң мәрхүм Биектау районындагы үзәк зиратта, тормыш иптәше, шагыйрә Фирая Зыятдинова янында җирләнде.
Bäyläneşle xäbärlär
Ärmänstan belän Azärbaycan Qazaqstanda oçraşa
İke yaqnıñ tışqı êşlär ministrları Almata qalasında küreşep söyläşäçäk