Qazan kirmänendä “Ruxi êzlänülär”

Uzğan atnada “Qazan Kirmäne”neñ Tatar şamaile galereyasında “Ruxi êzlänülär” isemle räsem kürgäzmäse açıldı

1467704
Qazan kirmänendä “Ruxi êzlänülär”

TÖRKİYÄ AŞA TATARSTAN XÄBÄRLÄRE 04.08.2020 PODKAST

Узган атнада «Казан Кремле»нең Татар шамаиле галереясендә «Рухи эзләнүләр» исемле рәсем күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә унбиш рәссамның иҗаты белән таныштыра.

Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәү һәм Киров рәссамнарының Чистайда пленэрлар кысаларында башкарылган эшләре тәкъдим ителә. Пленэрларда «Татар шамаиле» (2019 елның феврале), «Мөселманнарның изге урыннары» (2019 елның декабре) һәм «Мөселман натюрморты» (2020 елның март ае) төп темалар булды.

Картиналар татар халкының рухи мирасын сәнгать телендә чагылдыра. Биредә Татарстанның борынгы мәчет образлары, милли натюрмортлар, шамаилләр сурәтләнгән.

Күргәзмә 15 рәссамның 30 эшенән гыйбәрәт. Алар арасында Вакилә Шәйхетдинова (Уфа), Әлфия Саргина, Мөдәрис Минһаҗев, Елена Баймяшкина (Казан), Евгения Хайлова (Мәскәү) һәм башкалар бар.

Күргәзмә 2020 елның 6 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

 

 

 


Bäyläneşle xäbärlär