Ğayaz İsxaqıy häm tatar milli yañarışı

"QAZAN QAYTAWAZI" tapşıruı. 08.09.2018

1048384
Ğayaz İsxaqıy häm tatar milli yañarışı

Qazandağı xäbärçebez äzerlägän tapşıruda, soñğı atnada Tatarstanda häm İdel-Ural töbägendä bulıp uzğan çaralarğa küzätü täqdim itelep, tatar häm törki dönyanı yaqınnan qızıqsındırğan ähämiyätle waqiğalar (waqıyğalar) iskä töşerelep uzıla.

Yazmanı TAWIŞ UYNATQIÇINNAN tıñlıy alasız.

►“QAZAN QAYTAWAZI” tapşıruınıñ TAWIŞ cıyılması biredä.

►Tapşıru tekstınıñ kiril variantı "Казан кайтавазы":

“Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы”

        Татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан, бу атнада Казанда “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды.

         Пәнҗешәмбе көнне Татарстан фәннәр академиясендә узган конференциянең пленар утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин чыгыш ясады.

         “Мин беренче чиратта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы исеменнән бүгенге чарада катнашкан барлык дусларга һәм хезмәттәшләргә рәхмәтебезне белдерәм. Безнең хезмәтебезгә, безнең эшкә игътибар итеп, хөрмәт итеп әлеге чарага килгәнегез өчен, махсус шушы юбилейга дип барлап эшләнелгән кулыгыздагы хезмәтләр өчен рәхмәт. 1000 еллык тарихы булган татар әдәбияты күренекле каләм осталарына, фәлсәфи-шигъри фикер ияләренә бик бай. Бу борынгы заманнардан килә торган, халкыбызның рухи бөеклеген раслый торган күренеш. Шуларның бөекләреннән дә бөеге әлбәттә Гаяз Исхакый. Аның исеме татар халкы арасында ХХ гасырның беренче елларында ук танылу ала, беренче өйрәнчек әсәрләре басылып чыгуга сәләтле яшь егет хакында сүз тарала”, - диде Ким Миңнуллин.

         Конференциядә чыгыш ясаган атаклы галим, Тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров та татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый турындагы фәнни мәгълүматны халык белергә тиеш дип саный. “Фәнни мәгълүмат халыкка җиткерелмәсә, Гаяз Исхакыйның исеме югалырга мөмкин”, - диде, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең академигы Индус Таһиров.

         Индус Таһиров пленар утырышта “Гаяз Исхакый – XX гасыр башы татар милли Яңарышын әйдәп баручы” дигән темага чыгыш ясады.

         “Монда Гаяз Исхакыйны чын күңелдән ярата һәм аны белә торган милләтпәрвәр кешеләр җыелган. Гаяз Исхакый турында хәзерге вакытта бик күп мәгълүмат тупланган. Бүген без фәндә җыелган байлыкны халыкка җиткерергә тиешбез. Әгәр ул байлык халыкка җитми икән, димәк, Гаяз Исхакыйның исеме югалырга мөмкин. Менә шуны булдырмас өчен, безгә, әлбәттә, зур эшләр башкарырга кирәк.

         Гаяз Исхакый – бөек шәхес. Әгәр дә без аны татар милли Яңарышы белән бәйләмәсәк, әгәр дә аның андагы урынын күрсәтә алмасак, ул шулай ук дөрес булмас. Ни өчен? Гаяз Исхакый – Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Ибраһим Хәлфин дәвамчыларының берсе. Иң беренчеләрнең берсе дисәм дә ялгышмамын мин. Алар күтәргән байракны күтәреп алып китү, аны милләтебезгә җиткерү, аны чын мәгънәсендә тарих мәйданына чыгару – ул, әлбәттә, бик зур эшләрнең берсе. Һәм Гаяз Исхакый монда үз ролен уйнады”, - диде Индус Таһиров.

Гаяз Исхакига багышланган конференция темасын дәвам итеп, сезгә бу конференциядә яңгыраган мөһим яңалык турында да җиткерәсебез килә.

         Конференция ачылышында сүз алган Гаяз Исхакый исемендәге “Идел-Урал” вакыфы җитәкчесе Түләй Дуран татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның бөтен архивын, 46 көндәлеген һәм 10 меңнән артык документын Татарстан Республикасы дәүләт Сынлы сәнгать музеена бүләк ителуен белдерде.

“Гаяз Исхакый бик аз гомер кичерде, әмма ул язмаларында үзенең гомерен дәвам иттерә”, - диде Түләй Дуран үзенең ТР Фәннәр академиясендә ясаган чыгышында.

         Татар-информ мәглумат агентлыгы язуынча, Түләй Дуран пленар утырышта “Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал вакыфы” китапханәсендәге шәхси архивы һәм документлары” дигән темага чыгыш ясады.

 “Мин Гаяз Исхакыйның үз вакытында еракта язылган көндәлекләрен, архивларын, хикәяләрен тупладым. Шуның белән бергә Ватаннан еракта язылган әсәрләрен җыюны да үз максатым итеп куйдым. Хезмәтемне күрсәткән дәвердә бөтен вакытымны архив туплау һәм андагы документларны берләштерүгә юнәлттем. Гаяз Исхакый бик аз гомер кичерде, әмма ул язмаларында һәм әсәрләрендә үзенең гомерен дәвам иттерә. Мин бүген сезгә серемне ачарга телим. Гаяз Исхакыйның бөтен архивы, 46 көндәлеге һәм 10 меңнән артык документы тупланды һәм Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музеена бүләк ителәчәк. Бөтен җыелган мал мирасханәгә бүләк ителә. Бу әйберләр татар галимнәренә тикшерү һәм эзләнү өчен яңа бер чыганак булыр дип өметләнәм”, - диде Түләй Дуран.

         Шуны да әйтергә кирәк, конференция кысаларында “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы нәшер ителәчәк . Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә конференциянең пленар утырышында шул хакта билгеле булды.

         Гаяз Исхакый – XX гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, татар халкының рухи-мәдәни үсешендә, татар милли-сәяси хәрәкәтендә үзенең лаеклы урыны булган күренекле шәхес. Илле еллык әдәби, публицистик һәм сәяси эшчәнлегендә, шул исәптән Франция, Германия, Польша һәм Төркиядә яшәгән чорларда, Гаяз Исхакый иллегә якын әдәби әсәр, йөзләгән мәкалә язган, уннан артык татар газетасы һәм журналын нәшер итү эшен җитәкләгән, дип яза татар-информ.

Fäwziyä Bäyrämova fotosürätläre



Bäyläneşle xäbärlär