Xәзeргe чoрдa милли әдәбиятлaр: фәнни кoнśeпśияләр һәм гипoтeзaлaр

11 сентябрьдә Казанның Манеж күргәзмәләр залында Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты оешуга 80 ел тулу уңаеннан “Хәзерге чорда милли әдәбиятлар: фәнни концепцияләр һәм гипотезалар” исемле түгәрәк өстәл очрашуы үтте.

Төрле чит илләр һәм Русия төбәкләре катнашкан чарада милли әдәбият тарихы, милли әдәбиятта булган проблемалар тикшерелде.

Чарада катнашкан галим Хатыйп Миңнегулов, татар халкының милли әдәбият тарихына карата үз фикерләрен җиткерде һәм бүгенге көндәге милли телләрдәге көн үзәк проблемнарны аңлатып, аларны чишү юлларын күрсәтте.

Галим, “Милли мәктәпләр булмаганда телне күпме генә өйрәнергә кирәк дип әйтелсә дә, аны өйрәнүчеләр аз булачак. Милли язучылар да иң беренче чиратта үз телләрендә иҗат итергә тиешләр”, дигән фикерләрен җиткерде.