Татар китабы йортында түгәрәк өстәл / Tatar kitabı yortında tügäräk östäl

Узган елның 19нчы ноябрендә Татарстан башкаласы Казанда урнашкан Татар китабы йортында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, балаларга нинди әдәбият укыту кирәклеге, яшүсмерләрне әдәбиятка ничек җәлеп итү һәм башкалар турында түгәрәк өстәл утырышы үткән иде.

Чарада китап укучы яшүсмерләр үзләре, китапханәчеләр, яшүсмерләр һәм балалар газет журналлары редакторлары, галимнәр, нәшриятчылар, китапханәчеләр катнашты.

Бүгенге чыгарылышта сезнең игътибарга, галимә, әдәбият белгече Ләйлә Минһаҗева, журналист Эльза Нәбиуллина, язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов, “Юлбасма” нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова фикерләрен тәкъдим итәбез.