Рaйнур Xәсәнoв: “Aчык унивeрситeт” прoйeкты

13 февральдә Казанның Уникс концертлар залында Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанга укырга дип Русиянең төрле төбәкләреннән һәм шулай ук чит илләрдән килгән ватандаш-студентларны бергә очраштырып, аларга яңа җирдә җиңелрәк адамтацияләшүләре өчен, Казан шәһәре һәм татар шәһәр яшьләре берләшмәләре  белән таныштыру максатлы кызыклы кичә оештырды.

Ике өлештән торган кичәдә башта Бөтендөнья татар яшьләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырылды, төрле проектлар аңлатылды.

Ахырдан яшьләр өчен Илгиз Шәйхрәзиев һәм Тараф төркеме студентларны татар инструменталь музыкасы белән таныштырды.

Бүген без сезгә әлеге кичәдә яңгыраган, КФУ студенты, “Ачык Университет” проектының АйТи координаторы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты Райнур Хәсәновның татар теле, татар мохите һәм гомумән татар темасы ярдәмендә 1 миллион доллар акча эшләү мөмкинлекләре турында сөйләвен һәм гомумән татар яшьләрен “Ачык Университет” проекты белән таныштыруын тәкъдим итәбез.