Qazanda Tuqay uramı bäyräme

18 май көнне Казанда беренче тапкыр Тукай Урамы Бәйрәме оештырылды.

Габдулла Тукайның Әдәбият музеенда башта Шигъри экскурсия белән башланган чара, аннан соң музей ишегалдында Тукайга багышланган шигырләр һәм җырлар белән дәвам итте.

Шигъри экскурсиядә музейда сакланган Габдулла Тукайның шәхси әйберләре-сөлгесе, кәрзине, кара савыты, каләм савыты, кара бәрхет түбәтәе, җиң каптырмалары күрсәтелде һәм алар хакында тамашачыларга киң кырлы мәгълүмат бирелде.

Музей эчендәге экскурсия ахырдан Туган тел җырын башкару белән тәмамланды.