Кaзaндa Тукaй искә aлынды

15 апрельдә бер төркем татар зыялысы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның үлеменә 106 ел тулу уңаеннан Казанның Татар зиратында шагыйрьнең каберен зиярәт кылды һәм догалар укып аны искә алды.

Искә алу чарасын алып барган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, күңелләребез һәрвакыт Тукаебыз белән бергә яши. Ул татар милләтенең пәйгамбәре. Әгәр дә кеше 26 яшендә гасырлардан гасырларга таба алып бара торган үзенең үлмәс идеологиясе, үзенең шигрияте белән халкын тәрбияли икән, аны ничек инде пәйгамбәр димисең”, дип белдерде.

Чарада шулай ук шагыйрь Рәдиф Гаташ, Камал артисты Әзһәр Шакиров, шагыйрь Ркаил Зәйдулла да чыгыш ясады.

Ахырдан Нияз Хәзрәт Сабировның мәрхүм рухына атап дога кылдыруыннан соң чарага килгән халык татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның каберенә чәчәк бәйләмнәре салды.