Кaзaндa 4нчe төрeк фильмнaры aтнaлыгы үттe

25-28 октябрь көннәрендә Казанда 4 нче төрек фильмнары атналыгы үтте.

Төркиядә Русия, Русиядә Төркия мәдәният елы уңаеннан оештырылган чарада “Ифтарлык газировка”, “Сары җылы”, “Жонглер”, “Төче алмалар” исемле 4 төрек фильмы Татарстан тамашачысына тәкъдим ителде.

Әлеге чараны Юныс Әмрә Институты, Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы, Төрек һава юллары ширкәтенең ярдәмнәре белән Төркиянең Казандагы баш консуллыгы оештырды.

Видеоязмабызда “Ифтарлык газировка” фильмыннан кыска өзек белән беррәттән, Казан башконсулы Исмәт Эрикан һәм Юныс Әмрә институтының Казан бүлеге җитәкче Ихсан Дәмирбашның шушы фильмнар атналыгына карата фикерләрен дә тәкъдим итәбез.