"Miras häm zamançalıq” kürgäzmäse / "Мирас һәм заманчалык" күргәзмәсе

21 майда Казан Кирмәнендә урнашкан Хәзинә милли сәнгать галереясында  татар халкының беренче сәнгать белеме галиме Фуад Вәлиевнең тууына 100 ел тулу уңаеннан “Мирас һәм заманчалык” исемле күргәзмә ачылды.

Күргәзмә ачылышы белән бергә шунда ук, галим исән чакта языла башланган, әмма төрле сәбәпләр белән бастырылмаган һәм кызы - галимә Гүзәл Вәлиева тарафыннан тәмамланган һәм нәшер ителгән “Татар халык декоратив сәнгате” дип аталган китап презентациясе дә булды.

Бүген без сезнең игътибарыгызга әлеге чараның беренче өлешен карарга тәкъдим итәбез.