Гитарада татар көйләре – Гитaрaдa тaтaр көйләрe

25 ноябрьдә, Казандагы Татар китабы йортында татар халык көйләре гитарада яңа яңгырашта тәкъдим ителде.

Яшь музыкант Айдар Абдрәхимов кичәдә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерватория доценты, композитор Виталий Харисовның классик гитара өчен эшкәртелгән татар халык көйләрен уйнады.

Концертта яшь шагыйрьләрнең иҗаты да тәкъдим ителде. Айдар Абдрәхимов гитарада көйләр башкарган вакытта шигырь осталары Резеда Гобәева, Рифат Сәлах һәм Ләйлә Хәбибулллина үз шигырьләрен яңгыратты.