Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов / Çuaşstan möftiye Älbir Krganov

11 нче майда Казанда 9 нчы Республика Ифтары оештырылды. Нәк шушы ук көннен иртәсендә башкаланың 175 нче гимназиясендә кораллы һөҗүм ясалып 7 укучы һәм 2 укытучы атып үтерелде. 20 дән артык бала яраланды. Баштарак һөҗүм булганга Республика ифтары үткәрелмәячәк дип әйтелсә дә 11 май кичендә Казан Экспо үзәгендә әлеге ифтар оештырылды.

Авыз ачыр алдыннан Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов журналистларның сорауларын җаваплап, иртәнге һөҗүмгә карата үз фикерен җиткерде.