Asiyä Yunısova awıldaşın añlata / Асия Юнысова авылдашы Фәнис Яруллинны аңлата

Сентябрь ахырында Казанның Жуковский урамындагы йорт диварына “Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәде” дигән мемориал такта куелды.

Истәлек тактасын ачу тантанасына Татарстан Парламенты рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя ханым, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм башкалар катнашты.

Бүгенге чыгарылышбызда без сезгә әлеге чарада катнашкан язучы Асия Юнысованың чыгышын тәкъдим итәбез.