Нaил Нәбиуллин: “Бу мәчeт Кaзaныбызның энҗe бөртeгe”

Уразаның 29 нчы көнендә Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Ак мәчеттә "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин онлайн ифтар оештырды.

Максатым бу мәчеткә халыкның игътибарын җәлеп итү дип әйткән Нәбиуллин, иң зур теләгем шушы мәчетнең төзекләндерелеп аны халыкка кайтару, диде.

“Бүген Казанда 80 нән артык мәчет булса да, Ак мәчет бердәнбер каралмаган тарихи мәчетләрнең берсе. Үткәне 200 елларга барып тоташкан бу мәчетнең шушы хәлдә булуына йөрәкләребез әрни. Аның манарасы да юк, диварлары чатнаган, аны төзәтү өчен нинди дә булса эшләр дә алып барылмый.

Казанда башка тарихи биналар җимерелгән кебек монсы да җимерелмәсен иде дип куркабыз. Бу мәчет Казаныбызның энҗе бөртеге. Ул бит безнең Казан университетыннан да олырак. Бу мәчетне торгызу безнең изге бурычыбыз”, дип белдерде.

Наил Нәбиуллин ифтар сәгате алдыннан үзенең инстаграм битеннән караучыларына 30 минутлап уздырган туры эфирында мәчетнең тарихы һәм хәзерге хәле турында мәглүмат бирде.

Авыз ачу вакыты кергәч азан әйтеп мәчетнең торгызылуы өчен дога кылды.