Тaтaрстaн мәчeтләрeндә тaтaр тeлe курслaры

Татарстанда булып узган һәм булачак, татар дөньясына кагылышлы әһәмиятле вакыйгаларга бер күзәтү

1506295
Тaтaрстaн мәчeтләрeндә тaтaр тeлe курслaры

ТӨРКИЯ AШA ТAТAРҖТAН ҺӘМ ДӨНЬЯ XӘБӘРЛӘРE / ТӨРКИЯ AШA ТAТAРCТAН ҺӘМ ДӨНьЯ XӘБӘРЛӘРE 29.09.2020 ПOДКACТ

1 октябрьдән Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары ачылды

 Дәресләр Татарстанның 100 мәчетендә оештырыла. Бу хакта Россия Ислам университеты ректоры Рафыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан мәчетләрендә татар теле курслары башлануга багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

«2020-2021 уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар Татарстанның 45 мөхтәсибәтендә, шул исәптән, Казанның 45 мәчетендә булачак. Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк. Казан, Чаллы һәм Түбән Кама кебек шәһәрләрдә, районнардагы мәчетләрдә барлыгы 3000 тирәсе укучының килүе көтелә», — ди ул.

Ректор сүзләренчә, укыту процессында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак. Курсларга башлангыч сөйләм дәрәҗәсендә белем алырга ниятләгән барлык теләүчеләр чакырыла. Укыту бушлай.

Мәчетләрдә дәресләр атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итәчәк (2020 елның 1 октябреннән — 2021 елның 30 апреленә кадәр). Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк», — диде ул. Бу хакта татар-информ мәглумат агентлыгы яза.

 

Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта

3 нче октябрьдә татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачылды. Бу хакта Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мемориал такта 1975 –2005 елларда җырчы яшәгән Николаев урамы 5 нче йорт диварына куелган. Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.

 

Русиядә җирле аз санлы халыклар бердәм исемлеге

2022 елга Русиядә җирле аз санлы халыкларга караган гражданнарның бердәм исемлеген төзиячәкләр.  Бу турыда Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исемлекне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык электрон формада алып барачак.Әлеге исемлек барлыкка килү белән аз санлы халыклар вәкилләре ташламаларны тизрәк рәсмиләштерә алачак, шулай булгач, аларга үз милләтен раслау өчен документлар пакетын әзерләргә кирәк булмаячак. Мәгълүматны ведомствоара хезмәттәшлек системасы ярдәмендә вәкаләтле органнар үзләре алачак.

Исемлеккә эләгү өчен кеше гариза бирергә һәм аның аз санлы халыкка каравын раслаучы документларның берсен Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкка бирергә тиеш.Россиядә аз санлы 47 төп халык исәпләнә, бу 300 меңнән артык кеше дигән сүз.

 

Татарча диктант акциясе

26 нчы сентябрь - Казанда 5 нче тапкыр Татарча диктант акциясе үткәрелү көне. Быелгы эпидемиологик ситуация нәтиҗәсендә күпчелек халык диктантны онлайн язды, якынча 150 кеше исә курыкмыйча Казан Федераль Университетының фундаменталь медицина һәм биология институтына җыелды. 

 «Халкыбызның шушы чарага үзләре теләк белдереп килүләре, шулай оешулары безне бик сөендерә һәм татар теле, дөрес язу проблемаларының, чынлап та, актуаль булганлыгын күрсәтә. Татарча диктант - халыкның язма телен камилләштерүнең бер кызыктыру чарасы гына. Әлбәттә, аның белән генә чикләнеп, татар телен өйрәнеп булмый. Ана телен үстерү буенча безнең әле тагын аерым проектларыбыз каралган», – дигән фикер белән  Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүлеште.

Белемнәрен тикшерергә килгәннәр арасында җәмәгать эшлеклеләре, артистлар, укытучылар делегацияләре, студентлар, төрле яшьтәге кызыксынучан гражданнар бар иде.

Бу көнне диктант Татарстанның барлык районында язылды, катнашу теләген 30 ил белдергән.

Татарстанда диктант мәшһүр язучы Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәре буенча язылды. Текстны – филология фәннәре докторы, татар әдәбияты белгече, язучы Фоат Галимуллин укыды, дип язды Шәһри Казан газеты.

Оештыручыдар акциянең максаты дип – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыруны атады.

 

 
 
 
 


Bäyläneşle xäbärlär