Tatarstan xäbärläre 4/2022

Tatarstanda bulıp uzğan qayber waqıyğalarğa qısqaça küzätü

1884796
Tatarstan xäbärläre 4/2022

Tatarstan xäbärläre 4/2022

Ижевск мәктәбендә һәлак булганнарны Татарстан башкаласында искә алдылар

Казанның Ленин бакчасында Ижевск мәктәбенә һөҗүм корбаннарын искә алдылар. Шәһәрдә яшәүче дистәләгән кеше сквердагы мемориалга чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова казанлыларның барысы да һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашуын белдерде.

Искәртәбез, Ижевскиның 88нче мәктәбендә укып чыккан егет kiçe иртән анда атыш оештырды һәм үз-үзенә кул салды. Һөҗүм нәтиҗәсендә 15 кеше, шул исәптән балигъ булмаган яшьтәге 11 бала үлде. Тагын 24 кеше җәрәхәтләр алган. Ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

Удмуртия Республикасында 29 сентябрьгә кадәр матәм игълан ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.

Барнаулда «Татар мирасы» күргәзмәсе ачыла

“Tatar-inform” mäğ’lümat agentlığı citkergänçä, 27 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр Барнаул шәһәренең Алтай крае халыклары йортында Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Татар мирасы» күргәзмәсе эшли.

«Күргәзмәдә татар халкының көндәлек тормыш-көнкүреше, шулай ук тарихы, мәдәнияте һәм әдәбияты белән бәйле предметлары тәкъдим ителде: бизәнү әйберләре, милли костюмнар һ.б.

Күргәзмә 27 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә Барнаул шәһәрендә урнашкан Алтай крае халыклары йортында ачыла һәм эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Керү бушлай. 

Күргәзмәне Алтай крае хөкүмәте, Алтай крае халыклары йорты төбәк автономия учреждениясе, «Дулкын» Алтай крае иҗтимагый оешмасы оештыра.

Өлешчә мобилизация дәвам итә. «Алар – бүгенге заман геройлары»

“Watanım Tatarstan” gazetı beldergänçä илдә өлешчә мобилизация дәвам итә. Район һәм шәһәрләрдә егетләрне хәрби җыен узасы урыннарга озата башладылар. Аларны автобуска утыртып, артларыннан кулъяулык болгау белән генә эш бетми. Егетләрнең күңеле тыныч булсын өчен гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәкләр. Барысы да гадел һәм дөрес булсын өчен дә чаралар күрергә туры киләчәк.

Чаллыда шимбә көнне 74 егетне озаттылар. Кала мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, өлешчә мобилизация шәһәрдә яшәүче 1200 кешегә кагылачак. Аларның 90ы – офицерлар.

Түбән Камадан хәрби җыенга 38 кешене озаттылар. Бу атнада Түбән Камадан тагын бер төркем егет юлга чыгачак.

Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы өлешчә мобилизация кысасында районнардан 25 йөк машинасы бүлеп биргән.

Башкортстанда «Идел» татар һәм башкорт җырлары фестивале уникенче тапкыр була

Уфада 12 нче тапкыр башкорт һәм татар җырларын башкаручыларның «Идел» дип аталган халыкара фестиваль-конкурсы узачак. Bu xaqta “Tatar-inform” saytında citkerelä. Чара 19 һәм 20 ноябрьдә «Башкортстан» дәүләт концертлар залында узачак.

Проектта югары уку йортларының һәм махсус урта һөнәри белем бирү йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша ала.

Катнашу өчен гаризалар гадәттәгечә Башкортстан һәм Татарстан районнарыннан гына түгел, ә Россия төбәкләреннән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләреннән дә, ЯНАО һәм башкалардан да килә.

Конкурста катнашу бушлай. Гаризалар электрон почтага – idelfestival@gmail.com адресына кабул ителә.



Bäyläneşle xäbärlär