Гaяз Исxaки aрxивы Кaзaнгa кaйтты

"КAЗAН КAЙТAВAЗЫ" тaпшыруы. 29.09.2018

1061085
Гaяз Исxaки aрxивы Кaзaнгa кaйтты

Кaзaндaгы xәбәрчeбeз әзeрләгән тaпшырудa, сoңгы aтнaдa Тaтaрстaндa һәм Идeл-Урaл төбәгeндә булып узгaн чaрaлaргa күзәтү тәкдим итeлeп, тaтaр һәм төрки дөньяны якыннaн кызыксындыргaн әһәмиятлe вaкигaлaр (вaкыйгaлaр) искә төшeрeлeп узылa.

Язмaны ТAВЫШ УЙНAТКЫЧЫННAН тыңлый aлaсыз.

►“КAЗAН КAЙТAВAЗЫ” тaпшыруының ТAВЫШ җыелмaсы бирeдә.

►Тaпшыру тeкстының кирил вaриaнты "Казан кайтавазы":

“Кайтавазы”бызның бугенге чыгарылышында, бу атнада Казанда булып узган әһәмиятле вакыйгаларга тукталып, татар һәм төрки дөнья өчен дә мөһим булган яңалыкларны сезгә җиткерергә тырышырбыз.

7 нче сентябрьдә Казанга татар халкының күренекле язучысы, җәмәгать эшлеклесе, зыялысы Гаяз Исхакиның шәхси архивы Казанга кайтты. 5 меңнән артык биткә ия, 312 берәмлектән торган Гаяз Исхаки архивын Казанга, Төркиянең "Идел-Урал" вакыфы җитәкчесе, галимә Түлай Дуран тапшырды.

Әлеге архивта Гаяз Исхакиның оригинал фотолары, төрле оешмаларга язган мөрәҗәгатьләре, кызына, туганнарына язган язган хатлары, көндәлеге, һәм шулай ук кызы Сәгадәт Чагатайның да әтисенә бәйле буларак язган көндәлеге урын алды.

Татарстан галимнәре белән беррәттән, Төркиядән дә күп кенә галим катнашкан һәм Татарстан Фәннәр академиясендә узган чараны галимә Дания Заһидуллина ачып җибәрде.

Заһидуллина бу чараны Татарстан галимнәре белән "Идел-Урал" факыфы арасында өч дистә елдан бирле бергәләп алып барылган эшнең бер нәтиҗәсе, дип бәяләде.

Тантаналы чарада сүз алган Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин, институт буларак Гаяз Исхаки белән бәйле башкарылган фәнни эшчәнлекләре белән таныштырды.

Фәүзия Бәйрәмoвa фoтoсүрәтe



Bäyläneşle xäbärlär