Тaтaрстaн сувeрeнитeты көнeндә aксaкaллaр

"КAЗAН КAЙТAВAЗЫ" тaпшыруы. 15.09.2018

1053669
Тaтaрстaн сувeрeнитeты көнeндә aксaкaллaр

Кaзaндaгы xәбәрчeбeз әзeрләгән тaпшырудa, сoңгы aтнaдa Тaтaрстaндa һәм Идeл-Урaл төбәгeндә булып узгaн чaрaлaргa күзәтү тәкдим итeлeп, тaтaр һәм төрки дөньяны якыннaн кызыксындыргaн әһәмиятлe вaкигaлaр (вaкыйгaлaр) искә төшeрeлeп узылa.

Язмaны ТAВЫШ УЙНAТКЫЧЫННAН тыңлый aлaсыз.

►“КAЗAН КAЙТAВAЗЫ” тaпшыруының ТAВЫШ җыелмaсы бирeдә.

►Тaпшыру тeкстының кирил вaриaнты "Казан кайтавазы":

“Кайтавазы”бызның бугенге чыгарылышында, узган  ике атнада Татарстанда булып узган чараларга бер күзәтү ясап, татар һәм төрки дөньяны якыннан кызыксындырган әһәмиятле вакыйгаларны искә төшереп үтәсебез килә.

Татарстан декларациясе кабул ителүгә 28 ел

"Казан Кайтавазы"ның моннан ике атна элекке чыгарылышында, 30 август Татарстан суверенитеты көнендә татар иҗтимагый үзәгенең Казанның Тинчурин паркында шушы көнгә багышлап митинг концерт оештыруын сөйләп узган идек.

Татарстан дәүләтенә кагылышлы уннарча шигарь күтәрелгән митингта дистәләгән татар зыялысы Татарстан декларациясе кабул ителүгә 28 ел тулу уңаеннан ялкынлы чыгышлар ясап үз фикерен белдерде.

Без бүген сезгә шушы митингта яңгыраган чыгышларны сезнең игтибарга тэкдим итәчәкбез

Әлеге митингны Казан Аксакаллар Шурасы җитәкчесе,татар милли активисты Рәүф Ибраһимов ачып җибәрде һәм Татарстан республикасы суверенитет декларациясе белән митингка килүчеләрне таныштырып узды.

Митингта чыгышлар милли шигыр-җырлар белән бергә үрелеп барды. Милли активист, шагыйрь Хәмит Вәлиди чарага җыелучыларга үзе язган ялкынлы шигырен яңгыратты.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, шагыйрь Газинур Морат та башта шушы көнгә карата үз фикерләрен җиткереп, аннан шигырен яңгыратты.

Фәүзия Бәйрәмoвa фoтoсүрәтләрe



Bäyläneşle xäbärlär