Xәбәрчeбeздән 12.05.2020

Xәбәрчeбeздән 12.05.2020

 

Бүген Татарстанда коронавирус сәбәпле март ахырында кертелгән үз изоляция режимыннан өлешчә чыгыла башланды

Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлиева кичә министрлар кабинетында узган брифингта 12 нче майдан башлап Татарстанда урамга чыкканда электрон рөхст алу системасының һәм эш урыннарыннан справкалар алуның туктатылачагын ачыклады.

Аның сүзләренчә, барлык боларга карамастан урамга чыкканда битлек киеп чыгу мәҗбүри булачак. Шулай ук, республикага башка төбәкләрдән килүчеләргә 14 көнлек мәҗбүри карантин сакланачак. Урамнардан аерым керү урыны булган һәм мәйданы 400 кв метр зурлыктан артмаган кибетләр дә эшли башлаячак.Тик күңел ачу, спорт һәм мәдәни чараларга элек кертелгән тыю хәзер дә сакланып калачак.

Коронавирус темасын дәвам итеп, республикада үз изоляция режимы бетерелсә дә, Татарстанга килгән 7 меңгә якын кеше мәҗбүри рәвештә үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәячәк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифингта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Чит илләрдән килгән кешеләр, обсерватор режимында изоляция узучы затлар, Русиянең башка субъектларыннан килгән затлар өчен үз-үзеңне изоляцияләүне катгый үтәргә тиеш. Инде җиде меңгә якын кешегә мәҗбүри изоляция үтәргә тиеш булулары турында карар тапшырдык», — диде ул.

Патяшина искәртеп узганча, мәҗбүри изоляцияне бозган өчен административ җаваплылык һәм 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф каралган.

Татарстанда коронавирус чире йоккан дигән шик белән хәзерге көндә 48 табиб тикшерелә

Шуларның 5 сендә инде авыру расланган, калганнарын исә тикшерәләр. Чөнки алар коронавирус йоктырган авырулар белән контактта булганнар дип хәбәр ителә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сүзләренә караганда, коронавирус йоктырган табибларның хәле кәнәгатләнерлек.

Минитр сүзләренчә, табибларга тиешле өстәмә түләүләр дә медицина оешмаларына инде тапшырылган.

         Татарстан һәм Башкортстандагы төрек ширкәтләре үзара акча җыешып коронавируска каршы көрәш максатыннан ике республикадагы хастаханәләргә 6 миллион сумлык медицицина әйберләре алды.

Бу хакта узган атна Төөркиянең Казан баш консуллыгы бинасында үткән матбугат очрашуында журналистларга Казан баш консулы Исмәт Эрикан сөйләде.

Аның сүзләренчә, төрек эшмәкәрләре 6 миллион сум акча җыеп медицина битлекләре, коронавируслы авыруларны дәвалау өчен кергәндә кия торган табип киемнәре, гигиена әйберләре сатып алды.

Исмәт Эрикан коронавируска каршы көрәшү өчен ярдәм кулы сузган төрек эшкуарларына рәхмәт әйтеп, Татарстан безнең дә өебез. Без яши торган туфракларда берәр проблеема бар икән, без моңа игътибарлы булырга тиешбез. Ярдәмне ничек итеп һәм нинди рәвештә җыю мөһим түгел, иң мөһиме аны җыеп табибларга тапшыру дип белдерде.

2 йөк машинасыннан торган медицина әйберләре 12 май-сишәмбе көнне Татарстанныың 5 һәм Башкортстандагы 2 хастаханәгә тапшырылачак.

 

«Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы быел онлайн-форматта үтәчәк

Бу хакта Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Форум кысаларында онлайн-конференцияләр режимындагы лекцияләр, семинарлар, лабораторияләр үтәчәк. «Нәүрүз» 8-17 июнь көннәрендә уздырыла.

Дәресләр сигез юнәлешне үз эченә ала - театр педагогикасы; актерлык осталыгы; режиссерлык сәнгате; курчак театрында режиссерлык һәм актерлык сәнгате; менеджмент, ПР-технологияләр һәм театр сәнгате өлкәсендәге закончалыклар; сценография; театраль тәнкыйть һәм әдәби бүлек эшчәнлеге; театрның иҗади-кую бүлегенең эшчәнлеге.

Фестиваль-форумның педагоглары - Германия, Колумбия, Польша һәм Русиядән әйдәп баручы белгечләр, театр сәнгате һәм менеджмент өлкәсендәге күренекле шәхесләр булачак.