Тaтaрстaндa Тукaйның тугaн көнe

26 апрельдә татар халкының мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның туган көне Татарстанда зур тантаналар белән билгеләп үтелде.

Башкала Казанда әлеге тантаналар кысасында гадәттәгечә Татарстан перзиденты Рөстәм Миңнеханов катнашында башта Тукай мәйданындагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Төшке 12 дә исә Ирек мәйданындагы Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме уздырылды.

Шигърият бәйрәме Габдулла Тукай шигырләре белән беррәттән шагыйрьләрнең аңа багышлап яисә татар халкына атап язган шигырьләрен укулары һәм җыр-биюләр белән бергә үрелеп барды.

Бүгенге чыгарылышыбызда без сезгә әлеге бәйрәмнән мизгелләр тәкъдим итәбез.