30нчы aвгусттa дәүләтнeң нигeзe сaлынды

"КAЗAН КAЙТAВAЗЫ" тaпшыруы. 22.09.2018

1055917
30нчы aвгусттa дәүләтнeң нигeзe сaлынды

Кaзaндaгы xәбәрчeбeз әзeрләгән тaпшырудa, сoңгы aтнaдa Тaтaрстaндa һәм Идeл-Урaл төбәгeндә булып узгaн чaрaлaргa күзәтү тәкдим итeлeп, тaтaр һәм төрки дөньяны якыннaн кызыксындыргaн әһәмиятлe вaкигaлaр (вaкыйгaлaр) искә төшeрeлeп узылa.

Язмaны ТAВЫШ УЙНAТКЫЧЫННAН тыңлый aлaсыз.

►“КAЗAН КAЙТAВAЗЫ” тaпшыруының ТAВЫШ җыелмaсы бирeдә.

►Тaпшыру тeкстының кирил вaриaнты "Казан кайтавазы":

“Кайтавазы”бызның бугенге чыгарылышында, бу атнада Казанда булып узган әһәмиятле вакыйгаларга тукталып, татар һәм төрки дөнья өчен дә мөһим булган яңалыкларны сезгә җиткерергә тырышырбыз.

Татарстан декларациясе кабул ителүгә 28 ел

"Казан кайтавазы"ның моннан өч атна элекке чыгарылышында, 30 август Татарстан суверенитеты көнендә татар иҗтимагый үзәгенең Казанның Тинчурин паркында шушы көнгә багышлап митинг концерт оештыруын сөйләп узган идек.

Татарстан дәүләтенә кагылышлы уннарча шигарь күтәрелгән митингта дистәләгән татар зыялысы Татарстан декларациясе кабул ителүгә 28 ел тулу уңаеннан ялкынлы чыгышлар ясап үз фикерен белдерде.

Без бүген сезгә шушы митингта яңгыраган чыгышларның соңгы өлешен сезнең игтибарга тэкъдим итәчәкбез.

Әлеге митингта милли активистлар белән беррәттән галимнәрнең дә фикерәре яңгырады. Шуларның берсе, галим Рафаэл Мөхәммәтдинов, үз чыгышында татар телен саклау һәм үстерү темасына тукталып, татар телен көнлек кулланылышка кертү юлы белән генә үстереп булачагына басым ясады.

Митингта чыгышлар милли шигыр-җырлар белән бергә үрелеп барды. Милли активист, шагыйрә Нәҗибә Сафина Татарстанның суверенитет декларациясе игълан ителеп, дәүләтнең нигезе салынды дип белдерде. Сафина кыска һәм мәгънәле фикереннән соң бу темага язган шигырен укып үтте.

Фәүзия Бәйрәмoвa фoтoсүрәтe



Bäyläneşle xäbärlär