Törkiyä belän Tatarstannıñ kinematografiya ölkäsendäge oxşaşlıqları

Tatarkino oyışması wäkile Regina Şihabetdinova fikerläre

Узган елның көз айларында Төркия кинематография оешмасы Истанбулда 20
илдән чакырылган 23 яшь кино белгеченә җәйге укулар оештырды. Бу чарада
Русия-Татарстаннан Татаркино оешмасын вәкиллек итеп татар кызы-Регина
Шиһабетдинова катнашты. 2 атна буена Төркия кинематографиясе белән
якыннан таныштырулары турында әйткән Регина, үз кичерешләре, Төркия-
Татарстан арасындагы элемтәләр, ике республиканың кинематография
өлкәсендәге охшашлыклары һәм аермалыклары, бу укулардан алган
тәҗрибәләре хакында "Төркия Авазы" радиосына сөйләде.