Тaтaрстaн бaшкaлaсындa шaмaил күргәзмәсe / Tatarstan başqalasında şamail kürgäzmäse

Тапшыруыбызның узган атна чыгарылышында Казан Кремленең Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Татар шамаиле осталары: Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов” исемле шамаил күргәзмәсе ачылуын әйтеп үткән идек.

Күргәзмәдә пыялага ясалган традицион татар шамаилләре тәкдим ителә. Рушания Гаязова һәм аның тормыш иптәше Атлас Галимов тырышлыгы белән эшләнгән шамаилләр 2018 нче-2020 нче еллырны үз эченә ала һәм 23 әсәрдән тора.

Шуны да әйтергә кирәк, Рушания Гаязова әлеге шамаилләрне инвалид коляскасында утырып иҗат иткән һәм әсәрләрен татар милли орнаментлары белән бизәп эшләгән.

Бүгенге чыгарылышыбызда без шушы күргәзмә ачылышында яңгыраган фикерләрне сезгә җиткерәсебез килә.