Tatarstan awıllarında Sabantuylar
8-9 июнь көннәрендә Татарстан авылларында татар халкының милли бәйрәме Сабантуйлары булып узды.
23 июньдә исә Казан Сабантуе билгеләп үтеләчәк.
Башкала Сабантуе быел 4 мәйданда оештырылачак.
Болар арасында Мирный бистәсе Каенлык аланында уздырылачак Сабантуйлары төп Сабантуйлары булып саналачак.
Казан Сабантуе хөрмәтенә 23 июньдә “Казан” халыкара ат спорты комплексында ат ярышлары да оештырылачак.