Ravil Mirxäydärovnıñ “Şağıyr’neñ soñğı mäxäbbäte” kitabı (Rädif Ğataş çığışı)
Февраль башында Казанда язучы Равил Мирхәйдәровның “Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте” китабы буенча фикер алышу үтте. Татар Китабы йортында Түгәрәк өстәл форматында оештырылган чарада “Габдулла Тукайның соңгы мәхәббәте кем булган? Без аның турында нигә белмибез? Бу мәхәббәт-мифмы, чынбарлыкмы?” дигән темаларга фикер алышу булды.
Бүгенге тапшыруыбызда без сезгә язучы һәм шагыйрь Рәдиф Гаташның фикерләрен җиткерәбез.