Gastronomiya cännäte Törkiyä

Май башында Татарстан башкаласы Казанда Төрек кухнясын таныту чарасы оештырылды.

“Гастрономия Җәннәте Төркия:Төрек кухнясын таныту” дип аталган чара мастер класс рәвешендә үтте.

Төркиягә хас ризыклар пешереп күрсәтелгән һәм татып карау мөкинлеге дә тудырылган чара, төрек эшмәкәрләр төзегән 5 йолдызлы Казан Палас кунакханәсендә оештырылды.

Күп кенә дәрәҗәле кунаклар чакырылган әлеге чара-Русиядә Төркия мәдәнияте елы кысаларында үтте.

Төрек кухнясын таныту чарасы Төркиянең Казан Башконсуллыгы, Казан Палас Отеле, Юныс Эмрә Институты һәм Төрек Һава Юллары ширкәтенең ярдәмнәре белән оештырылды.

Юныс Әмрә исемендәге Төркияне өйрәнү үзәгенең директоры Ихсан Дәмирбаш  фикерләре белән уртаклаша