Төрeк эшмәкәрләрe Тaтaрстaн xaстaxәнәләрeнә ярдәм кулын сузды

Узган атнада Татарстан һәм Башкортстандагы төрек ширкәтләренең үзара акча җыешып коронавируска каршы көрәш максатыннан ике республикадагы хастаханәләргә 6 миллион сумлык медицина әйберләре алуын хәбәр иткән идек.

Бу хакта Төркиянең Казан баш консуллыгы бинасында үткән матбугат очрашуында журналистларга Казан баш консулы Исмәт Эрикан сөйләде.

Аның сүзләренчә, төрек эшмәкәрләре 6 миллион сум акча җыеп медицина битлекләре, коронавируслы авыруларны дәвалау өчен кергәндә кия торган табип киемнәре, гигиена әйберләре сатып алды.

Исмәт Эрикан коронавируска каршы көрәшү өчен ярдәм кулы сузган төрек эшкуарларына рәхмәт әйтеп: “Татарстан безнең дә өебез. Без яши торган туфракларда берәр проблема бар икән, без моңа игътибарлы булырга тиешбез. Ярдәмне ничек итеп һәм нинди рәвештә җыю мөһим түгел, иң мөһиме аны җыеп табибларга тапшыру”, -  дип белдергән иде.

2 йөк машинасыннан торган медицина әйберләре 12 май-сишәмбе көнне Татарстандагы 5 һәм Башкортстандагы 2 хастаханәгә тапшырылды.

Беренче партия медицина әйберләре Республика клиник хастаханәсенә тапшыру чарасына Төркиянең Казан баш консулы Исмәт Эрикан катнашты. Ярдәм әйберләрен аннан хастаханә баш табибы Рафаэль Шәвәлиев кабул итеп алды.