Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев / Тaтaрстaн бaш кaзыe Җәлил xәзрәт Фaзлыйeв

Октябрь башында Казанда, «9 нчы Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырылды.

Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелде.

Быел фәнни-гамәли конференция үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган «Иман» нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырылды.

Чарада чыгыш ясаган Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Вәлиулла хәзрәтнең хезмәтләрен аңлар һәм ул башкарган хезмәтләрнең мәгънәсен белер өчен 90 нчы елларда яшәп карарга кирәк дип белдерде.

Җәлил Фазлыев, Вәлиулла хәзрәт дини яктан үсештә бер төрле генә булмады, әмма ахырдан диндә иң мөһим әйбернең күңел икәненә төшенде, диде.