Тaтaрстaндa Рeспубликaкүләм ифтaр

24 апрель Изге Рамазан аеның 1-нче көнендә, Татарстанда 8 нче Республикакүләм ифтар башланды. Бу проект кысасында һәр көнне Казанда 1 мең кешелек ифтар ланч бокслары хәзерләнәчәк һәм алдан билгеләнгән исемлек буенча мохтаҗларга таратылачак. Шулай итеп ураза аенда 30 мең кешегә авыз ачу мөмкинлеге тудырылачак.

Җомга көнне проект - Ак Барс Арена стадионы янында журналистларга  тәкдим ителде.

Республика ифтарының яңа концепциясен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатты:

ТАССРның 100 еллыгына багышланган 8 нче Республикакүләм ифтар «100-еллык ифтар» исеме астында узачак. Кызганыч ки, үз-үзеңне читләштерү режимы үз төзәтмәләрен кертте. Пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, быел ифтар - ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылачак һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тотачак. Моннан тыш, “100 еллык ифтары” узган еллардагы кебек бер генә көн түгел, ә Рамазан ае дәвамында узачак. Ифтар ризыгы көн саен  «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм 1000 мохтаҗ кешегә адреслар буенча өләшү өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, Татарстан районнары мөхтәсибләренә, Казан мәчетләре имамнарына тапшырылачак, дип белдерде.

Ифтар җыелмаларының менюсы турында “Туган авылым” милли-туристик комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов сөйләде:

“Быел без мохтаҗ кешеләр категориясен колачлаячакбыз: инвалидлар, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр, күп балалылар, ятимнәр. Менюга түбәндәге ашамлыклар керә: су, чәк-чәк, хөрмә җимеше, токмач, икенче аш, ике төрле камыр ризыклары. Икенче ашамлыклар һәм камыр ризыклары менюда гел үзгәреп торачак. Бер ифтар җыелмасы 300 сумга төшәчәк. Моннан тыш, быел без балаларны шатландырачакбыз: җыелмаларда уенчыклар булачак. Әйтергә кирәк, бу эштә безгә мөселманнар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә ярдәм итә. Барлык мәрхәметле кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез, дип җиткерде ул.