Тaтaрстaн xaлыклaры фeстивaлe / Татарстан халыклары фестивале

11 сентябрь шимбә көнне Казанда төрледән төрле фестивальләр оештырылды. Игенчеләр Сарае янында Казан башкарма комитеты “Казан Халыклар Дуслыгы” дигән фестиваль булса, Камал театры каршында Татарстан халыклар дуслыгы йорты оештырган республика халыкларының чыгышларыннан торган тамаша узды. Әлеге фестиваль белән бергә Кабан буенда яшь дизайнерларның кием дефилеси дә үтте.