Тaтaр шaгыйрe Фәнис Яруллин / Фәнис Яруллин истәлегенә мемориал такта

29 сентябрьдә Татарстан башкаласы Казанның Жуковский урамындагы йорт диварына “Бу йортта 2005-2011 елларда Татарстан Республикасының халык шагыйре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Гатаулла улы Яруллин яшәде”, дигән шагыйрь Фәнис Яруллин истәлегенә мемориал такта куелды.

Истәлек тактасын ачу тантанасында Татарстан Парламенты рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсия ханым, Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар һәм башкалар катнашты.