Tatar qızı-2019

12 сентябрьдә Казанда халыкара “Татар кызы-2019” республика бәйгесенең финалы үтте.

         Татарстан башкаласының Филармония концертлар залында узган бәйгедә республиканың район һәм шәһәрләрендә җиңгән 12 кыз, Татарстанның иң чибәр һәм иң булдыклы  булган Татар кызы исемен алу өчен үзара көч сынашты.

         Нәтиҗәдә халыкара Татар Кызы-2019 республикакүләм бәйгесендә җиңүче дип Чаллыдан Айзилә Әюпова игълан ителде.

         Айзилә Әюпова 27 сентябрьдә Ижевск шәһәрендә үтәчәк Халыкара Татар Кызы-2019 бәйгесенең финалында Татарстанны вәкиллек итәчәк.