Tarixçı ğalim Rafaêl' Möxämmätdinov

Татарстанда 27 май ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелгән көнне массакүләм мәгълумат чаралары республикадагы атаклы Тарих институтында зур үзгәрешләр булачагын язып чыкты.

Кайбер массакүләм мәгълумат чаралары аны ябылачак дип белдерде, моны институт мөдире Рафаэль Хәкимов та раслады. Һәм шул ук вакытта Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов Тарих институты ябылуы турындагы хәбәрне кире какты. Институт Археология институты белән кушырга мөмкиннәр, институт үзе ябылмаячак дип җиткерде.

Бу хәбәрдән ике көн узгач Тарих институтын яклап интернетта имза җыю башланды. Имза җыю авторлары тарих институтын япмыйча саклап калуны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Миңнехановка шулай ук Институт галимнәре дә ачык хат язып ярдәм сорады.

1 июньдә Татарстан президентына дөньяның төрле илләрендә яшәүче һәм эшләүче 95 галим кул куйган хат җибәрелүе билгеле булды. Галимнәр тарих институтын башка бер институтка кушуның ялгыш булуын әйтеп, бу гамәлнең тюркология фәнен бетерүгә аяк чалачагын әйтте.

“Төркия авазы” радиосының сорауларын җаваплаган тарихчы галим Рафаэль Мөхәммәтдинов әлеге конкрет гамәлгә кадәр башта тарихка бер күз салырга кирәк диде. Аның фикеренчә тарих институтын башка берәр институтка кушалар икән бу инде аны юкка чыгару кебек булачак, иң яхшысы аны Татарстан Фәннәр Академиясенә аерым бер институт итеп кертү дип әйтте.