Кaзaндa тeaтр бүләкләрe тaпшырылды

27 нче март-Халыкара театр көнендә Казанның Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Татарстан театрлары артистлары өчен махсус булдырылган “Тантана-2019” театраль премияләрен тапшыру тантанасы үтте.

12 номинациядә бүләкләр тапшырылган чарада театр артистлары төрле мәзәк номерлар күрсәтеп тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте, көлдерде, бәйрәмгә ямь өстәде.

Әлеге чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка пародия ясаган Татарстаннның атказанган артисты һәм Галиәскәр Камал исемендәге театр артисты Эмил Талиповның чыгышын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.